Ямантау

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ямантау latin yazuında])

Ямантау
баш. Ямантау
54°15′18″ т. к. 58°6'7.2" кч. о. (G) (T)
ИлРусия Русия
ТөбәкБашкортстан
Таулар системасыКөньяк Урал
Биеклек1640 м
Ямантау (Русия)
Ямантау (Башкортостан)
 Ямантау Викиҗыентыкта

ЯмантауБашкортстанда тау массивы.

Төньяк-көнбатышка сузылган, киңлеге - 3 км, озынлыгы - 5 км. Тау түбәләре — Олы Ямантау (1640 м) һәм Кече Ямантау (1510 м).«Олы Ямантау» Көньяк Уралның иң биек ноктасы. Башкортстанның Белорет районы Көньяк Урал тыюлыгы биләмәсендә урнашкан.

Еллык явым-төшем микъдары 700 - 1100 мм. Кар катламы 80-100 см һәм уртача 180-дән 205 көнгә кадәр ята. Ландшафтның югарыда биллелеге билгеләнә. Гыйнварда уртача температура −14-17 °C, июльда +9-16 °C.

Тау итәгендә Межгорье шәһәре (ябык административ-территориаль берәмек) урнашкан, кайсыбер чыганаклар буенча эре масштаблы серле җир асты төзелеше башкарыла. Кайсыбер чыганаклар буенча, бу ракета очыру шахтасы, башкалары буенча — VIP-бункер. Халыкта «Путин бункеры» дип атала [1][2][3].

Топонимика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортлар еш очракта географик объект исемнәренә гамәли мәгънә салган. "Яман тау" исеме, бәлки, көтү көтәргә мөмкинлек бирмәгән сазлы һәм вакташлы тау бите булганга көндәлек тормышка кереп калгандыр. Шулай ук урындагы ,башкортлар арасында, тау башына менгән вакытта атлар үлә, дигән ышаныч яши. Ниһаять, тау битендә яшәгән күп санлы аюлар булуы мөһим чынбарлык.

П. И. Рычков үзенең «Ырынбур топографиясе»ндә болай дип яза:

Ногай даругасындагы Яман Тау, ягъни әшәке тау, усал тауда һәрвакыт карлар ята...

 Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Рычков П. И. Топография Оренбургская. СПб., 1762. С. 243.

Сылтанмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

 Сылтанмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. УЛЯНА ПЕТРОВА Ноевият ковчег на руския президент(үле сылтама) 24.04.2008 (болг.
  2. What Is That There Under the Mountain?. «Белорецкий рабочий», 24 марта 1996. әлеге чыганактан 2000-12-10 архивланды. 19 мая 2009 тикшерелгән.
  3. Despite Cold War’s End, Russia Keeps Building a Secret Complex.