Ямаш Игәнәй

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ямаш Игәнәй latin yazuında])
Ананий Малов
Тугач бирелгән исеме: Ананий Нестер улы Малов
Псевдонимнар: Ямаш Игәнәй
Туу датасы: 10 гыйнвар 1938(1938-01-10)
Туу урыны: Ләке, Сарман районы, Татарстан АССР
Үлем датасы: 1 март 1997(1997-03-01) (59 яшь)
Үлем урыны: Чаллы, Татарстан
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: шагыйрь, журналист, публицист
Юнәлеш: шигърият, публицистика
Жанр: шигырьләр, очерклар
Иҗат итү теле: татар

Ямаш Игәнәй, чын исеме Ананий Нестер улы Малов (1938 елның 10 гыйнвары1997 елның 1 марты) — татар шагыйре, журналист, публицист. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1982 елдан).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ул 1938 елның 10 гыйнварында ТАССРның Сарман районында урнашкан Ләке авылында дөньяга килә. 1955 елда Сарман урта мәктәбен тәмамлагач, ул Лубян урман техникумына укырга керә. Аннан соң Башкортстан урман хуҗалыгында үз белгечлеге буенча эшли. 19581960 елларда Совет Армиясендә хәрби хезмәт үтә.

Хәрби хезмәттән кайткач, Ямаш Игәнәй Сарман районының Рантамак һәм Азалак авылларының мәктәпләрендә укытучы булып эшли. Шул ук вакытта Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә читтән торып белем ала, аны 1967 елда тәмамлый.

19651978 елларда Баулы һәм Мамадыш район газеталарында хатлар бүлеге мөдире, 19781980 елларда Чаллы шәһәренең «Кама таңнары» газетасында тәрҗемәче булып эшли. 19801985 елларда ул Чаллы ит комбинатында инженер булып эшли.

1986 елда ул Чаллы Язучылар берлегенең җаваплы сәркатибе булып сайлана. 1988 елда исә Чаллының «Чулман-Идел» газетасында эшли. 19911997 елларда «Аргамак» журналында хезмәт итә. Берара керәшен татарларының «Керәшен сүзе» газетасында да эшләп ала.

1997 елның 1 мартында Чаллы шәһәрендә Ямаш Игәнәй вафат була. Ул туган авылы зиратында җирләнгән.

Иҗат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ямаш Игәнәй әдәбиятта шигърият һәм публицистика өлкәләрендә эз калдыра. XX гасырның 70 нче елларында ук ул шигырьләрен Татарстанның көндәлек матбугатында, күмәк җыентыкларда бастыра башлый. 1981 елда аның «Сәфәр чыгам» исемле беренче җыентыгы чыга. 1983 елда шагыйрьнең кече яшьтәге балалар өчен «Йолдыз булып ян» һәм 1984 елда «Хәзинәләр иле» исемле китаплары басыла. 1987 елда — «Игелекле төбәк», ә 1989 елда аның «Мин әтигә охшаган» исемле шигырьләр җыентыклары дөнья күрә.

Иҗатчының шулай ук публицистик әсәрләре һәм очерклары бар. Алар аның «Бәддога» (1994) китабында тупланган.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Әдипләребез — 1 нче том. Төзүчеләре — Рәис Даутов, Равил Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2009.
  • Татар язучылары порталы(үле сылтама)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]