Ямаш районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ямаш районы latin yazuında])
Ямаш районы
Ил

ССРБ

Статус

Район

Җөмһүрият

Татарстан АССР

Административ үзәк

Ямаши

Нигезләү датасы

1944 елның 19 феврале

Юкка чыгару датасы

1956 елның 7 декабре

Рәсми телләр

татар, рус

Ямаш районы (рус. Ямашинский район) — 1944 елдан 1954 елга кадәр гамәлдә булган Татарстан АССРның юк ителгән административ район. Әлмәттән Төньяк-Көнбатышка 50 чакрым ераклыкта, Татарстанның Көньяк-Көнчыгышында урнашкан. Административ үзәк - Ямаши авлылы.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ямаш районы территориясе 1920 елга кадәр Казан губернасының Чистай өязе Ерыклы вулысында, 1920 елдан 1930 елга кадәр Чистай кантоны Ерыклы вулысында, 1930 елдан 1944 елга кадәр Яңа Чишмә һәм Акташ районнарында урнашкан. 1944 елның 19 феврәлендә Яңа Чишмә һәм Акташ районнарыннан бүленеп чыгару юлы белән барлыкка килә.

1952 елның 8 маенда район Татарстан АССРның Чистай өлкәсе составына керә. 1953 елның 30 апрелендә өлкәләр бетерелүгә бәйле рәвештә Татарстан АССРның турыдан-туры карамагына кайтарыла.

1956 елның 7 декаберендә Ямаш раойны юкка чыгарыла, ә аның территориясе шул ук Яңа Чишмә һәм Акташ районнарына тапшырыла.[1]

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1948 елның 1 гыйнварына районда 23 авыл советы булган: Алексеевка, Баграж-Никольский, Олы Сосновка, Добромыш, Ырысби, Ерыклинский, Кителга, Кләмәнтәй, Красновидово, Кузай, Кече Ботрас, Яңа Елань, Яңа Троицкое, Олимпиадовка, Полянка, Ракаш, Тәвел, Тетвел, Төги, Өргәнчә, Утяшкино, Шөгерчə, Ямаши. Район мәйданы 947 км² тәшкил иткән.[1]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. - 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
  2. Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. - Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008. - 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]