Ямил Сафиуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ямил Сафиуллин latin yazuında])
Ямил Сафиуллин
Туган телдә исем Ямил Галим улы Сафиуллин
Туган 4 апрель 1935(1935-04-04)
СССР, РСФСР, БАССР, Күгәрчен районы, Мәкъсүт
Үлгән 30 июль 2020(2020-07-30) (85 яшь)
РФ, ТР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре галим, вуз укытучысы
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган укытучысы

Ямил Сафиуллин, Ямил[1][2] Галим улы Сафиуллин (1935 елның 4 апреле, СССР, РСФСР, БАССР, Күгәрчен районы, Мәкъсүт2020 елның 30 июле, РФ, ТР, Казан) — Татарстанның мәгариф эшлеклесе, Казан дәүләт университеты галиме, филология фәннәре кандидаты (1970), КФУ филология факультеты деканы (1980—1985, 1990—2002 елларда), кафедра мөдире (1992—2002 елларда), университет партия оешмасы комитеты секретаре (1985—1988 елларда), 2003—2007 елларда КФУ ректоры киңәшчесе[3]. Татарстанның атказанган укытучысы, Казан университетының атказанган хезмәткәре.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1935 елның 4 апрелендә Башкортстан АССР Күгәрчен районының Ырынбур өлкәсе белән чиктәш Мәкъсүт авылында туган. Туган авылында урта белем алган. 1954—1957 елларда Совет Армиясендә (Төркестан корпусында) хәрби хезмәт үтә. 1957 елда КПСС сафына кабул ителә. Армиядән кайткач, 1957—1958 елларда Күгәрчен районының Назаркино урта мәктәбендә физик тәрбия һәм башлангыч хәрби әзерлек дәресләре укытучысы булып эшли. 1958—1963 елларда — Казан дәүләт университетының тарих-филология факультеты рус-татар бүлеге студенты. Группаларында ике генә егет була, икенчесе — Рим Салихов (соңыннан филология фәннәре докторы, профессор; Тарих институтының директоры Радик Салиховның әтисе). Университетка шактый тормыш тәҗрибәсе туплап килгән Ямил Галим улы вузны «бик яхшы» билгеләренә тәмамлый. Студент чакта ук үзенең җитдилеге, төплелелеге, зирәклеге белән аерылып тора. 1963 елда КДУ аспирантурасына кабул ителә (фәнни җитәкчесе рус һәм чит ил әдәбиятлары кафедрасы мөдире профессор Н. А. Гуляев). 1964 елдан — КДуның рус һәм чит ил әдәбиятлары кафедрасы ассистенты. 1970 елда «Николай Полевой как теоретик романтизма» темасына кандидатлык диссертациясе яклап, филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала, 1974 елдан доцент. Яшь галим «Әдәбият белеменә кереш», «XIX гасыр чит илләр әдәбиятлары тарихы», «Әдәбият теориясе» һ.б. предметлардан дәресләр алып бара. Җәмәгать эшләре (төркем кураторы, факультет партбюросы секретаре урынбасары һ. б.) башкара. Фәнни-теоретик яктан әзерлекле галим булып таныла. Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында эшләгән Хатыйп Госман, Ибраһим Нуруллин, Йолдыз Нигъмәтуллина, Диләрә Тумашева, Әнвәр Ахунҗанов, Мөхәммәт Мәһдиев, Миркасыйм Госманов кебек күренекле галимнәр белән аралашып яшәү яшь галимнең фәнни-теоретик, шәхси-профессиональ үсешенә көчле тәэсир итә.

1980 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультеты икегә бүленә, Индус Таһиров һәм Ямил Сафиуллин бертавыштан факультет җитәкчеләре (декан) итеп сайлана. Тарихчылар аерылып чыкса да, филология факультеты университетта иң зур коллективларның берсе булып кала: рус, рус-татар, татар, журналистика, көндезге, кичке һәм читтән торып уку бүлекләрендә меңгә якын студент белем ала, аларга йөзләгән укытучы белем бирә, күп санлы аспирантлар укый, дистәләгән кафедрада йөзләгән хезмәткәр эшли. Ямил Сафиуллин шушы зур, катлаулы коллектив белән уртак тел табып уңышлы җитәкчелек итә. Таләпчән, принципиаль, кирәк чакта кырыс, гадел эш йөртүче җитәкче мөстәкыйль фикер йөртүе, үзенә һәм башкаларга таләпчәнлеге, тыйнаклыгы, каршылыклы мәсьәләләрне хәл итүдәге зирәклеге белән хөрмәт уята.

«Үзгәртеп кору» елларында Ямил Галим улы Алманиянең Гисен шәһәрендә урнашкан университетка(рус.) берничә мәртәбә барып, лекцияләр укый.

1985—1988 елларда университетның партия оешмасы җитәкчесе. Бу чорда КДУда татар проблемасына, милли мирасны туплау һәм өйрәнүгә игътибар арта. Проректор Миркасыйм Госманов, партком секретаре Ямил Сафиуллин һ. б. тырышлыгы белән татар бүлеге киңәйтелә: 1989 елда татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультеты[4], мөстәкыйль журналистика факультеты, филологиядән докторлык һәм кандидатлык диссертацияләре яклау советы эшли башлый.

1988 елдан янәдән филология факультеты деканы. 1992—2002 елларда милли мәктәптә рус теле һәм әдәбияты (соңыннан чагыштырма филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр) кафедрасы мөдире. Аның җитәкчелегендә кафедрада 6 диссертация яклана. 2003—2007 елларда КФУ ректоры киңәшчесе.

Гыйльми кызыксынулар өлкәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1970 елда күренекле рус әдибе Николай Полевой(рус.) (1796—1846) иҗатын романтизм призмасы аша тикшереп язган кандидатлык диссертациясе фәнни җәмәгатьчелек тарафыннан «җитди хезмәт» дип кабул ителә. Алга таба Я. Сафиуллин иҗат методлары, әдәби-теоретик мәсьәләләр белән шөгыльләнә. Үзенең фәнни эшчәнлеген рус сүз сәнгатен өйрәнүгә багышлый, шул темага үзәк һәм җирле басмаларда мәкаләләр бастыра. Рус-татар әдәби багланышлары, Идел буе халыкларының рухи бәйләнешләре галимнең шулай ук игътибар үзәгендә була. Әдәбиятларны чагыштырма өйрәнү проблемаларына багышланган хезмәтләре дөнья күрә, мәсәлән, автордаш булып язган «Теория литературы: словарь для студентов, специализирующихся по сравнительной и сопоставительной филологии» (2010) китабы фәнни-педагогик процесста кулланылыш тапкан. Профессор Сафиуллин инициативасы буенча Идел буе республикаларының милли әдәбиятларын өйрәнү буенча уртак проект тормышка ашырыла. Милли университетларның әйдәп баручы галимнәре — татар, башкорт, чуаш, мари, мордва һәм удмурт әдәбиятлары буенча белгечләр – алар өчен гомуми проблематика буенча берләшеп, «Идел буе республикаларының милли әдәбиятлары (1980—2010 еллар)» күмәк монографиясен булдырган.

Соңгы елларда «Җирле әдәби төбәк» (рус. Литературное краеведение) буенча да мәкаләләр язган («Чаадаев и Казань»). «Казан утлары»ның 1999 елгы 6нчы санында А. С. Пушкин иҗатында Коръән мотивлары турында мәкаләсе, шул ук 1999 елда «Казань» журналында «Разговор с Востоком. Коран в творчестве А. С. Пушкина» мәкаләсе басыла. Аларда галим Коръәннең М. И. Веревкин(рус.), М. Казем-Бек, Г. Саблуков тәрҗемәләре үзенчәлекләрен чагылдыра. 2017 елда «Казанский альманах»та галим алфавитларны алыштыру мәсьәләләренә багышланган «Текә борылышлар: гарәп, латин, кириллица» мәкаләсен бастыра[5]. Тәрҗемә белән дә шөгыльләнә, мәсәлән, Шәехзадә Бабичның аерым шигырьләрен рус теленә тәрҗемә итә.

2020 елның 30 июлендә Казанда 86нчы яшендә бакыйлыкка күчә[6]. Самосырово мөселман зиратында җирләнгән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Айгөл Шәйхлисламова. Ямил Сафиуллин “Зөләйха күзләрен ача” әсәрен татар әдәбиятына карый дип саный. Татар-информ, 11.09.2019
  2. Хатыйп Миңнегулов. Акыллы һәм зирәк шәхес иде. Мәдәни Җомга, 2020 ел, 18 декабрь, № 50, 19нчы бит.
  3. Ушел из жизни казанский ученый Ямиль Сафиуллин. 2020 елның 31 октябрь көнендә архивланган. Интернет-газета «Реальное время», 30.07.2020(рус.)
  4. Тәлгат Галиуллин. Милли күтәрелеш җимеше иде. Безнең мирас, 31.03.2019
  5. Крутые повороты: арабица, латиница, кириллица. Государственная публичная историческая библиотека России(рус.)
  6. Ушел из жизни ученый Ямиль Сафиуллин. 2020 елның 25 октябрь көнендә архивланган. Сайт КФУ, 31.07.2020

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]