Янгон бөек мәчете
Күренеш
| Мәчет | |
| Ил | Мьянма |
| Шәһәр | Янгон (Рангун) |
| Дин | Ислам |
| Кайсы дини агымга карый | сөнни |
| Бина төре | мәчет |
| Халәте | гамәлдә |
Янгон бөек мәчете (бирм. ရန္ကုန္ကြီးဂုဏ္ေ) — Мьянманың элекке (1948—2005 елларда) башкаласы Янгон (1989 елга кадәр Рангун) шәһәрендә урнашкан сөнни җәмигъ мәчете.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Мәчет Янгондагы күп мәчетләрнең берсе һәм ул Мьянманың Британия колониаль чорында (1824—1948) төзелгән. Мәчетне төзүчеләр — Бенгалиядән килгән һиндстанлы мөселман җәмгыяте әгъзалары.
Архитектурасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Бенгал сөнни мәчете традицион ислам стилендә Һиндстан йогынтысы белән төзелгән. Ике манарасы бар. Фасадының бизәкләре һәм үзенчәлекле манаралары белән аерылып тора. Мәчет комплексы — шәһәрнең танылган һәм туристлар йөри торган урыннарының берсе.
