Янис Цимзе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Янис Цимзе latin yazuında])
Янис Цимзе
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

лат. Jānis Cimze

Туу көне

3 июль 1814(1814-07-03)

Туу урыны

Лифляндия губернасы, Россия империясе

Үлү көне

22 октябрь 1887(1887-10-22) (73 яшь)

Үлү урыны

Валка, Лифляндия

Эшчәнлек еллары

1839 — 1887

Дәүләт

Россия империясе

Һөнәрләр

музыка белгече, хор дирижёры, органчы

Кораллар

орган[d]

Жанрлар

хор музыкасы

Янис Цимзе (лат. Jānis Cimze, 1814 елның 3 июле, Россия империясе, Лифляндия губернасы1887 елның 22 октябре, Валка, Лифляндия) – латыш музыка белгече, хор дирижёры, композитор һәм педагог, латыш хор музыкасына нигез салучы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Янис Цимзе 1814 елның 3 июлендә Россия империясенә кергән Лифляндия губернасының Венден өязендә урнашкан Симзе исемле утарда, утар идарәчесе гаиләсендә туа. Раун мәктәбендә башлангыч белем ала һәм аны 1830 елда тәмамлый. 16 яшеннән шәхси укытучы булып эшли, Вольмарда мәхәллә мәктәбендә укыта[1].

1835 елның көзендә Вайсенфельдс шәһәрендәге укытучылар семинариясенә җибәрелә. Монда ул Швейцария һәм Австриядәге халык мәктәпләре тәҗрибәсен өйрәнә һәм Вольмарда шундый ук семинарияне ачарга дип хыяллана. 1838 елда бу уку йортында укуын тәмамлый. Шуннан соң Берлин университетында ирекле тыңлаучы булып Ф.А. Дистервегтан математика һәм дидактика курсларын да ала. Бу елларда Янис скрипкада уйный башлый. Хәзер аны халык музыкасы мәсьәләләре кызыксындыра, шуңа күрә ул педагог, алман халык җырларын туплаучы Лүдвиг Эрк дәресләренә йөреп, алман фольклорын һәм музыка нигезләрен өйрәнә.

1839 елдан Вольмарда укытучылар семинариясен җитәкли, 1853 елдан шундый ук оешманы Валка шәһәрендә җитәкли. Цимзеның семинариясе мәхәллә мәктәпләре өчен латыш укытучыларын әзерли торган беренче махсус уку йорты була. 42 ел эчендә ул дүрт йөздән артык шәкерт укытып чыга. Аларның күбесе соңрак латыш һәм эстон укытучылары булган[2].

2014 елда чыккан Латвия маркасында Янис Цимзе

XIX гасырда укытучы вазыйфасы кешенең мәгърифәтче дә, музыкант та, әдип тә, җәмәгать эшлеклесе булуын да таләп иткән. Гасырның икенче яртысында укытучылар еш кына хорлар оештырып, шулар ярдәмендә җәмгыять белән эшләгән. Янис Цимзе да студентларының музыкаль сәләтләрен үстерүгә аерым игътибар бирә, моның өчен хорларны куллана. Аның тәҗрибәсе латыш телендә балалар һәм халык хорлары таралуга башлангыч бирә. Цимзе, шулай итеп, 4 тавышлы ир-ат һәм катнаш хорлар өчен латыш халык көйләрен беренче булып эшкәртә (барысы 350 якын җырны эшкәртә). Янис эшкәрткән көйләрнең күбесе хәзер дә хор репертуарларында саклана.

1872 — 1884 елларда Цимзеның сигез өлештән торган җырлар җыентыгы – "Dziesmu rota" (Җырлар такыясы) – басылып чыга. Латвиядә беренче һөнәри җыр тупланмасы латыш хор сәнгатенең нигезенә әверелә. Цимзе латыш халык музыкасын туплау, бастыру, эшкәртү, фәнни яктан өйрәнү хәрәкәтенә чын мәгънәсендә нигез салучы була. Укучылары белән берлектә Бөтен Эстония һәм Бөтен Латвия җыр бәйгеләрен дә оештырырга өлгерә.

Янис Цимзе 1881 елның 22 октябрендә Валкада вафат була һәм Лугажи мәхәлләсе зиратында җирләнә.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рига, Валка һәм Вольмарда Янис Цимзе исемен йөрткән урамнар бар.

2014 елда Латвиядә Цимзеның 200-еллыгы бәйрәм ителә. Эстон композиторы Рене Ээспере аңа багышлап «Ante Lucem» ораториясен яза. Аның премьерасы «Цимзе аһәңе» дип аталган халыкара җыр бәйрәмендә оештырыла, бәйрәмдә Эстония һәм Латвиядән 2000 якын җырчы катнаша.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]