Янка Дягилева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Янка Дягилева latin yazuında])
Янка Дягилева
Туган телдә исем Я́на (Я́нка) Станисла́вовна Дя́гилева
Туган 4 сентябрь 1966(1966-09-04)
ССРБ,РСФСР, Новосибирск
Үлгән 9 май 1991(1991-05-09) (24 яшь)
ССРБ, РСФСР, Новосибирск өлкәсе, Новосибирск районы, Новосибирск өлкәсе
Үлем сәбәбе суда бату[d]
Күмү урыны Заельсовски зираты[d]
Милләт рус
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Һөнәре шагыйрә, рок-җырчысы, автор-башкаручы
Ата-ана
  • Станислав Иванович Дягилев (әти)
  • Галина Дементьевна Дягилева (әни)

 Янка Дягилева Викиҗыентыкта

Я́на (Я́нка) Станисла́вовна Дя́гилева (1966 елның 4 сентябре, Новосибирск - якынча 9 май 1991, Новосибирск районы, Новосибирск өлкәсе).- рус шагыйрәсе, совет рок-җырчысы, автор-башкаручы, «Гражданская оборона», «Бөек Октябрь» һ.б. панк-рок төркемнәрендә катнашучы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яна Дягилева 1966 елның 4 сентябрендә Новосибирскида Станислав Иванович һәм Галина Дементьевна Дягилевлар гаиләсендә туган. Аның украин, рус һәм чех тамырлары да бар. Жиркомбинат клубындагы түгәрәктә гитарада уйнарга өйрәнә. Аның яраткан авторлары арасында: Марина Цветаева, Анна Ахматова, Николай Гумилёв, Андрей Платонов. 1984 елда Новосибирск су транспорты инженерлары институтына укырга керә. Икенче курста институтны ташлады.[1]

1985 ел - Янка Дягилеваның беренче шигырьләре, ышанычлы авторлык белән

1986 ел - Янканың әнисе үлә

1987 ел - Егор Летов белән танышу

1988 ел - «Рөхсәт түгел» (рус. «Не положено») дигән беренче альбом язылышы

1988 елның 24 июнендә - Төмәндәге панк-фестивальдә беренче чыгыш, «Классызларган элементларга»(рус. «Деклассированным элементам») бутлегының язылышы.

1988-1990 елларда Янка һәм «Гражданская оборона» ил буйлап сәяхәт иткән. 1990 елның ноябрендә Янканың соңгы концертлары була: Иркутскида, Ангарскта, Ленинградта.

1991 елның 9 маенда (бу көн аның үлеменең рәсми датасы буларак кабул ителде) Яна үзенең дачасыннан китте. 17 майда аның гәүдәсе Иня елгасында балыкчы тапты. Үлемнең рәсми сәбәбе - бәхетсез очрак. Үз-үзенә кул салу[2] һәм үтерү[3] турында версияләр бар.

Дискография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1988 ел - «Рөхсәт түгел» (рус. «Не положено»)
  • 1988 ел - «Классызларган элементларга» (рус. «Деклассированным элементам»)
  • 1989 ел, гыйнвар - «Сатылган!» (рус. «Продано!»)
  • 1989 ел, җәй-көз - «Ангедония»
  • 1989 ел, җәй-көз - «Өйгә!» (рус. «Домой!»)
  • 1990 ел - «Егылучан бомбардировщик хроникасы» (рус. «Хроника пикирующего бомбардировщика) («Коммунизм» проектында)
  • 1991 ел, февраль - «Оят һәм хурлык!» (рус.  «Стыд и срам!»)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]