Янка Купала

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Янка Купала latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Янка Купала
белар. Янка Купала
Yanka Kupala.jpg
Туган телдә исем Иван Доминикович Луцевич (белар. Іван Дамінікавіч Луцэвіч)
Туган 25 июнь (7 июль) 1882[1]
Вязынка авылы, Минск губерниясе, Русия империясе
Үлгән 28 июнь 1942(1942-06-28)[1] (60 яшь)
Мәскәү, ССРБ
Үлем сәбәбе төшү[d]
Күмү урыны Хәрби зират[d]
Милләт беларус
Ватандашлыгы Русия империясе
Беларус Совет Социалистик Җөмһүрияте
Flag of the Soviet Union (1924–1955).svg ССҖБ
Әлма-матер Мәскәү шәһәр халык университеты[d] һәм Мәскәү археология инсититутының Смоленск бүлеге[d]
Һөнәре шагыйрь, драматург, публицист
Җефет Владислава Лутсевич[d]
Ата-ана
Кардәшләр Леокадия Доминиковна Романовская[d]
Бүләк һәм мөкәфәтләре Ленин ордены, ССРБ дәүләт премиясе — Сталин премиясе
Yanka Kupala signature.svg

Commons-logo.svg [[commons:Category:Yanka Kupala|Янка Купала
белар. Янка Купала]]
Викиҗыентыкта

Я́нка Купа́ла (чын исеме Ива́н Домини́кович Луце́вич, белар. Іва́н Даміні́кавіч Луцэ́віч; 18821942) — беларус совет шагыйре, драматург, публицист.

Белорус әдәбиятының классигы. Беларус ССРның халык шагыйре (1925). Беренче дәрәҗә Сталин премиясе лауреаты (1941).

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бала һәм яшь чаклары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1882 елның 25 июнендә (яңа стиль буенча 7 июльдә) Беларусьның Минск өлкәсенең Вязынка авылында туа. Ата-аналары алпавыттан арендага җир алып торучы бөлгән шляхта вәкилләре булалар. Балачагында булачак шагыйрьгә атасына бик күп ярдәм итәргә туры килә. Үзенең шляхта нәселеннән булуына карамастан, аның атасы җирсез крестьян була һәм аңа зур бәягә арендаланган җирне эшкәртергә туры килә. 1902 елда атасының үлеменнән соң алпавыт биләмәсендә өй укытучысы, приказчик булып һәм башка эшләрдә эшли.

Соңрак Иван җирле аракы куу заводына кара эшче булып урнаша. Авыр эшнең аның күп вакытын алуына карамастан, ул үзлегеннән укуга вакыт таба ала. 1898 елда Беларуч дигән җирдә халык училищесын тәмамлый.

19081909 елларда Вилнә шәһәрендә яши һәм анда «Наша Ніва» дип аталучы беренче беларус газетасында эшли. Шунда ук ул булачак хатыны — Владислава Станкевич белән таныша.

19091913 елларда яшь шагыйрь Питырбурда А.Черняевның әзерлек курсларында белем ала. 1915 елда А.Л.Шанявский исемендәге Мәскәү шәһәр халык университетында укый.

Янка Купала халык университетына сентябрьда керә, ләкин аның укуны тәмамлау турындагы ниятләре чынлыкка ашмый. Моңа Беренче дөнья сугышына мобилизация комачаулый. 1916 елның башында ук аны армиягә алалар һәм юл-төзелеш отрядына җибәрәләр. Анда ул Октябрь революциясенә кадәр хезмәт итә.

Революциядән соң Янка Купала Минскта төпләнә.

Беренче публикацияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Купаланың беренче әсәрләре буларак 1903-1904 елларда «Ziarno» журналында басылган поляк телендәге берничә лирик шигырь исәпләнә. Беларус телендә беренче әсәре — «Мая доля» (1904 елның 15 июлендә язылган дип исәпләнә).

1907 елда Янка Купала «Наша Ніва» газетасы белән озакка сузылмаган хезмәттәшлеген башлап җибәрә. 1906-1907 елларда «Зімою» (Кышын), «Нікому» (Беркемгә дә түгел), «Адплата каханнем» (Мәхәббәт бәясенә) поэмалары языла. 1908 елның 18 декабрендә «Наша Ніва» «У Піліпаўку» поэмасын бастыра.

Вилнә һәм Петербург чорлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1908 елның көзендә Купала Вилнәгә күченә. Монда ул «Наша Ніва» редакциясендә эшчәнлеген дәвам итә. Вилнә чорында күпсанлы танылган шигырьләре языла: — «Маладая Беларусь», «Заклятая кветка», «Адцьвітаньне» һ.б. «Наша Ніва» аларны үзендә бастыра.

1908 ел Питырбурда Купаланың «Жалейка» («Сыбызгы») исемендәге беренче җыентыгы бастырыла.

1909 елның ахырында Купала Петербургка күченә.

Совет чоры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Серле үлеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1942 елның 28 июнендә Янка Купала, Мәскәүдәге «Мәскәү» гостиницасында кинәт үлеп китә. Үлеменең сәбәпләре билгесез.

  1. 1,0 1,1 data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых дадзеных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq data platforma, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы — 2011.