Юрий Яновский

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Юрий Яновский latin yazuında])
(Яновский Юрий Иванович битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Юрий Яновский
Ю. І. Яновський; м. Київ, 1946 р.png
Туган 14 (27) август 1902
Нечаевка[d], Компанеевский район[d], Кировоград өлкәсе, Украин Сәвит Сатсиялислар Җөмһүрияте
Үлгән 25 февраль 1954(1954-02-25)[1] (51 яшь)
Киев, Украин Сәвит Сатсиялислар Җөмһүрияте, СССР[1]
Күмү урыны Байкове зираты[d]
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union (1924–1955).svg СССР
Әлма-матер Елизаветградское земское реальное училище[d]
Һөнәре драматург, драматург
Yuriy Yanovskiy Signature.png

Commons-logo.svg Юрий Яновский Викиҗыентыкта

Яновский Юрий Иванович - (19021954) — украин совет яҙучысы һәм драматургы. Өченче дәрәҗә Сталин премиясе лауреаты (1949)[2].

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ю.И. Яновский хәлле крәстиән гаиләсендә туган. Микола биш яшенә кадәр бабасы янында яшәгән. Малайның яше җиткәч, ул монастырь мәктәбенә биргән. Арытабан авыл земство мәктәбендә, Елисаветград реаль училищесында белем ала, аны алтын медаль белән тәмамлый.

1918 елда әтисе Елисаветградта йорт сатып ала. Бу ихтилал елларында болганыш китә: ай саен диярлек власть үзгәреп тора. Кан коешлар булып тора. Юрий класта оештырылган санитар дружиналарында катнаша. Бу еллардагы вакигалар язучының хәтеренә нык уелып кала, «Белгород» повестында ул шуларны сүрәтли (1927). Елисаветград реаль училищесын тәмамлаганнан соң Яновский төрле учреждениеләрдә: статистика бюросы, эшче-крәстиән инспекциясе, халык мәгарифе идаралыгында хезмәт итә. 1922 елда Киев шәһәренә күченә . Ике ел Киев политехник институтының электромеханика факультетында укый: диңгез инженер булырга хыяллана. Тап бу елларда аның зур әдәбиятка юлы да башлана.

Башкортстанда эвакуациядә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөек Ватан сугышы вакытында Яновский «Украинская литература» журналы редакциясе белән бергә Өфегәэвакуацияләнгән.Башкортстанның баш каласына бу вакытта шактый украин язучылары күченә. Аларның үз Язучылар Берлеге Мәҗит Гафури йорт-музеенда, Гоголь урамында урнашкан була. Украина Язучылар Берлеге ағзалары дистәләрчә китаплар чыгара, «Фронт һәм тыл» сериясе нәшер ителә. Сугыш еллары чорында Башкортостандагы украин авылларына җиде экспедиция оештырыла. Стәрлетамак, Дәүләкән районы украиннарның авыз-тел иҗатын өйрәнү бара. Атналык моны яктыртып бара, язучыларның әсәрләрен бастыра [3].

Эвакуациядән кайткач[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1944 елда редакция Киевка кайта. Бу вакытта язучы көтелмәгән каты тәнкиткә дучар була. Сугыш һәм сугыштан соңгы илне тергезүгә багышланган «Нюрнбергтан хатлар» (1946), «Тере су» (1947) романнарына авыр гаепләр тагыла.

Украина Коммунистлар фиркасе үзәк комитетының беренче секретаре булып Киевка яңа килгән Лазарь Каганович аны милләтчелектә, мещан-бунинча карашларда гаепли. Яновский мөхәррир вазифасыннан куыла һәм матди яктан авыр хәлдә кала.

1948 елда Яновский тагын акланырга мәҗбүр була. «Киев хикәяләре» җыентыгын чыгарып, сугыш елларында совет кешеләренең батырлыгы һәм каһарманлыгы данлый; аеруча партиянең һәм шәхсән Сталин ролен зурлавы белән гафу ителүгә ирешә. Тәүбә кабул ителә. Соңгы елларда нык тәнкиткә дучар булган «Тере су» романы өстендә эшли. Үз әсәрен гарипләндерү язучыга җиңел бирелми. Текстны ике тапкыр кыскартырга дигән боерык белән язучының вафатыннан соң гына «Тынычлык» дигән исем белән басыла 1956 ел.

1954 елда 25 февраль көне язучы вафат була. Ул Киевта җирләнгән.

Китаплары төрле илләрдә һәм телләрдә басыла.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Катыны — театр актрисасы Жевченко Тамара Юрьевна (1908-1958).

Премияләр һәм наградалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • өченче дәрәҗә Сталин премиясе (1949)
  • Хезмәт Кызыл Байрак ордены (31.01.1939)

Истәлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1972 елда Нечаевкада Юрий Яновскийга багышланган мемориаль музей ачыла.
  • Украинада « Дүрт кылыч», «Атлы» романдарынан аерым новеллалар мәктәптә уку өчен уку программасына кертелгән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Яновский Юрий Иванович // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохорова — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  2. Яновский Юрий Иванович // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохорова — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
  3. Дружбой едины [1]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]