Янтык районы
Байрак
| |
Башкала | Янтык |
---|---|
Халык исәбе | 14 446 (1 гыйнвар 2018) ![]() |
Нигезләнгән | 1935 |
Вакыт зонасы | Мәскәү вакыты, UTC+03:00 |
География | |
АТБ | Чуашстан |
Мәйдан | 524.67 км² |
Координатлар | 55.5°N 47.8333°E ![]() |
Телефон коды | 83548 ![]() |
![]() |
Янтык районы (рус. Янтиковский район, чуаш. Тăвай районĕ — Тау асты районы) — Чуашстанның көнчыгышында урнашкан муниципаль район.
Административ үзәге — Янтык авылы, Казан ханлыгы дәвереннән мәгълүм. Ул вакытта ул Тимәш дип аталган. 1757-59 елларда руслар чуашларны чукындыру нияте белән биредә Архангельск чиркәве төзиләр. Шушы хөрмәткә авыл да тулысы белән Архангельскоега әйләнә. Хәзерге Янтык атамасы — татарныкы, авылның тау астында урнашканлыкны күрсәтә.[2]
География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Чуашстанның көнчыгышында урнашкан муниципаль район. Район территориясе 524,4 км². Төньякта Ормар районы, көнбатышта Канаш районы,көньякта һәм көнчыгышта Татарстанның Кайбыч районы белән чиктәш.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Район 1935 елның 9 гыйнварендә оеша.
Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Халык саны 28,2 мең кеше (2009 елга)
Милли состав: чуашлар — 90 %тан артык, шулай ук руслар, татарлар, шул исәптән керәшен татарлары да яши.
Районда туган күренекле шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Николай Сидоров (1963, Индырчи), драматург, ЧР дәүләт премиясе, М. Сеспель исемендәге премия лауреаты.
- Вера Кузьмина (1923―2021), ССРБ халык артисты (Чабаксар).
Административ бүленеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Районда 12 авыл жирлегендә 31 авыл урнашкан.
Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Авыл хуҗалыгында төп тармаклар: сөт, ит җитештерү.