Януариус Цик
Иоганн Рассо Януариус Цик (немец телендә: Johann Rasso Januarius Zick; 1730 елның 6 феврале, Мюнхен —1797 елның 14 ноябре, Кобленц-Эренбрайтштайн) — үзенчәлекле барокко-рокайль стиле һәм немец-австрия цопф стиленең немец живописец һәм рәсем ясаучысы.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Януариус Цик живописец һөнәренә әтисе фреска росписьлары остасы булган Иоганнес Циктан (1702—1762) өйрәнгән булган. Аңа ундүрт яшь булганда аның унберьяшьлек энесе Вайнгартен аббатлыгында төзелеш лесаларыннан төшкән һәм вафат булган. 1745—1748 елларда Януариус Бад-Шуссенридта Якоб Эмеледан төзелеш эшен өйрәнгән. Аннан соң әтисе белән Вюрцбургта архиепископ резиденциясендә эшләгән һәм 1750-нче еллар уртасына кадәр — Брухзаль сараенда. 1756 елда Януариус Парижга барган, анда Рим, Аугсбург һәм Базельдән осталар белән танышкан булган. Германиягә кайтканнан соң рәссам Нойвид янында Энгерс кальгасы өчен фрескалар барлыкка китерү өстендә эшләгән. 1760-ынчы елда бу заказны үтәгәч Цик Трир курфюрстының сарай яны рәссамы итеп билгеләнгән булган. Җир биләүче кызы Анна-Мария-Груберга (1745—1811) өйләнгән булган һәм озак елларга кечкенә шәһәрчек Кобленц-Эренбрайштайнда тора башлаган (элек Рейнның уң ярында мөстәкыйль шәһәр, 1937 елның июлендә Кобленц составына кертелгән булган). Шул ук шәһәрдә рәссам 1797 елның 14 ноябрендә үлгән булган. Януариусның ундүрт балаларының берсе живописец-портретист һәм пейзажист Конрад Цик (1773—1836) булган. Януариус Цикның оныгының улы — живописец һәм рәсем ясаучы-иллюстратор Александр Цик (1845—1907). Живописец Иоганн Мартин Цик (1684—?) — мөгаен, бер үк фамилия йөртүче[6].
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1770-енче еллар ахырында Януариус Цик югары Швабиядә монастырь һәм чиркәүләр өчен фрескалар һәм алтарь картиналары өстендә эшләгән, 1780-енче еллар уртасыннан —Трир һәм Майнц курфюршестволарында. Сынчы буларак мәшһүр булган. Живописьтә француз рококосы, кече һолландлылар картиналары хасиятләрен берләштергән, ә рәсемдә цопф стиле буенча эшләгән[7]. 1774 елдан бирле Януариус Цик Кобленц янында Нойвид остаханәсендә күренекле җиһаз ясаучы оста Давид Рёнтген белән аеруча нечкәлек белән ясалган җыелган агач декоры маркетрины барлыкка китереп хезмәттәшлек иткән. Нәкъ менә Цик шулай аталган “каурыйлы рокайльләрне” (немец телендә: fedrigen Rokaillen) – озын, “чәнечкеле” үсентеләр яки “каурыйлар” белән рокайль борылмаларының уйлап табучысы булган дип санала.[8].
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]-
Реми гаиләсе. 1776. Киндер тукыма, май. Германия милли мәдәният тарихы музее, Нюрнберг
-
Бакыр елан. 1555. Киндер тукыма, май. Боде Музее, Берлин
-
Парк вазасы янында Амур. 1750-нче еллар. Агач, май
-
Таверна алдында талашу. 1755. Киндер тукыма, май. Художество музее, Штуттгарт
-
Христос воскресениесе. 1760. Кәгазь, каурый, пумала, кара, бур. Кунстпалас, Дюссельдорф
-
Төнге сак. Як. 1770 ел. Киндер тукыма, май. Рейн җире музее, Бонн
-
Саул Самуил рухы белән аэндор сихерчесендә сөйләшә. 1753
-
Сент-Галлен монастырь чиркәве росписе детале. Ридлинген, Биберах
-
Көтүчеләр һәм фәрештә. Изге Якоб чиркәвендә плафон росписе, Дюрренвальдштеттен. 1782
-
Я. Цик эше маркетридан комод. 1775 –1779. Д. Рёнтген остаханәсе, Нойвид. Метрополитен-музей, Нью-Йорк
-
Цилиндрик бюро маркетрисы. 1776 –1779. Д. Рёнтген остаханәсе, Нойвид. Метрополитен-музей, Нью-Йорк
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ 1,0 1,1 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
- ↑ 2,0 2,1 Januarius Zick
- ↑ 3,0 3,1 Johannes Rasso Januarius Zick — 2006.
- ↑ 4,0 4,1 Deutsche Nationalbibliothek Record #118636677 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
- ↑ Метрополитен-музей — 1870.
- ↑ Neues allgemeines Künstler-Lexicon; oder Nachrichten von dem Leben und den Werken der Maler, Bildhauer, Baumeister, Kupferstecher etc. Bearb. von Dr. G. K. Nagler. — München: E.A. Fleischmann, 1835—1852
- ↑ Власов В. Г. Цикк, Януариус // Стили в искусстве. В 3-х т. — СПб.: Кольна. Т. 3. — Словарь имён, 1997. — С. 489
- ↑ Власов В. Г. Нойвид // Новый энциклопедический словарь изобразительного искусства. В 10 т. — СПб.: Азбука-Классика. — Т. VI, 2007. — С. 312
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Othmar Metzger: Januarius Zick. Datierte und datierbare Gemälde. Deutscher Kunstverlag, München 1981, ISBN 3-422-00733-4
- Michael Roth, Josef Strasser (ред.): Januarius Zick und sein Wirken in Oberschwaben. Ausstellung des Ulmer Museums. Klinkhardt und Biermann, München 1993, ISBN 3-7814-0343-2
- Adelheid Simon, Franz X. Schlagberger: Januarius Zick (1730—1797). Der letzte bürgerliche Großmaler Deutschlands. Fresken, Entwürfe, Tafelbilder. Auxilium, Prüm ca. 1987, ISBN 3-924634-02-5
- Josef Straßer: Januarius Zick 1730—1797. Gemälde, Graphik, Fresken. Konrad, Weißenhorn 1994, ISBN 3-87437-318-5 (zugleich Dissertation der Universität München, 1989)
- Andrea Wandschneider (изд.): Januarius Zick. Gemälde und Zeichnungen. Ausstellung der Städtischen Galerie in der Reithalle, Paderborn. H-und-S-Verlag, Paderborn 2001, ISBN 3-929507-11-0