Япониядә татар һәм башкорт җәмгыяте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Япониядә татар һәм башкорт җәмгыяте latin yazuında])
Япониядә татар һәм башкорт җәмгыяте
Дәүләт  Япония
Токия мәчете

Япониядә татар һәм башкорт җәмгыяте, шулай ук япон татарлары һәм башкортларыЯпониянең Октябрь инкыйлабыннан соң барлыкка килгән милли азчылыкларының берсе.[1] Нигезен 1919 нчы елда СССР дан Манҗурия аркылы качкан совет властенә каршы булган татарлар һәм башкортлар тәшкил итә.[2][3][4] 1920 нче елларда аларның гомуми саны 1200 дән артык була. Токио һәм Кобе тирәсенә күчеп киләләр. Җәмгыять тырышлыгы белән Япониядә беренче мөселман гыйбадәтханәсе –Токио җәмигъ мәчете барлыкка килә һәм  ислам дине хакимият танылуы ала. 1938 елда төзелгән Токия «Исламия» мәчете 1985 елдагы җир тетрәүдән соң җимерелә, 1986 елда ул тулысынча сүтелә. 1998 елда яңа мәчет төзелә башлый. 2000 елның 30 июнендә мәчет ачыла.

1939 елда премьер-министр Киитиро Хиранума ислам Япониядә буддачылык һәм христианлык белән тигез хокуклы дип белдерә.

Күренекле вәкилләре — Мөхәммәтгабделхәй Корбангалиев, Гаяз Исхакый.[5][6]

Төркиягә күчеп китү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чит ил кешеләренә япон гражданлыгын алу мөмкинлеге булмау сәбәпле, Япониядә яшәүче татарлар һәм башкортлар, Гаяз Исхакыйдан ярдәм алып, 1930 нчы еллар ахырында күпләп Төркия Республикасы гражданлыгын алыр өчен гариза яза башлыйлар. Мөрәҗәгатьләрне карау 1953 елда тулысынча тәмамланган. Алар Төркия Республикасының Токио илчелегендә туу турында таныклыклар һәм паспортлар алалар.

Соңрак җәмгыять, бүген күпчелек төрекләрне-машина төзелеше предприятиеләре хезмәткәрләрен, Үзәк Азиядән чыккан  төрки халыкларны, ак башкорт һәм татар балаларын берләштерүче бердәм төрки общинага әйләнә.

Япониядә төрки мәдәнияткә, аерым алганда, татар һәм башкорт мәдәниятенә карата кызыксыну әледә бар.[7]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Адутов Р. М. Япониядә татар-башкорт эмиграциясе. Яр Чаллы. 2001. 154б..
  • Адутов Р. М. Ст. Көнчыгышта төрки-татар эмиграциясе."Глобальләшү һәм милли үзенчәлеклелек" конференциясе материаллары буенча җыентык. Казан. 2003.
  • Адутов Р. М. Ст. Ерак Көнчыгышта төрки-татар эмиграциясе. НГПИ хәбәрчесе. Фәнни хезмәтләр җыентыгы.3 чыгарылыш.Яр Чаллы.2004.
  • Адутов Р. М. Япониядәге кардәшләребез. Ж. Майдан. Набережные Челны. Август, 2001.

99.

  • Надир Дәүлөт. Ерак көнчыгыштагы татар — башкортларга ни булды. Издательство Казанского университета. Казань. 2005. 99с.
  • Гали Аккыш. Милләткә багышланган гомер. Татарстан Фәннар Академиясе. Казан.2005. 115с.
  • Рокыя Дәүләткилде. Бер татар хатынының ачы язмышы. Издательство Казанского университета. Казань. 2005. 109 с.
  • Dyundar M. Uzak doguda Idil-Ural tyurklernin yayain faaliyetleri ve Tokyo Mahalle-Islamiye Мatbaasi. Ankara. 2003. 116.
  • Uzunoglu Ahmet. Tokio Camii. Ankara. 2003. −78.
  • Татар һәм башкорт эмигрантларының хатлары. 1973-2003 еллар.