Япониядә татар һәм башкорт җәмәгате

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Япониядә татар һәм башкорт җәмәгате latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Япониядә татар һәм башкорт җәмгыяте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук япон татарлары һәм башкортлары— Япониянең Октябрь инкыйлабыннан соң барлыкка килгән милли азчылыкларының берсе.Нигезен 1919 нчы елда СССР дан Манҗурия аркылы качкан совет властенә каршы булган татарлар һәм башкортлар тәшкил итә. 1920 нче елларда аларның гомуми саны 1200 дән артык була. Токио һәм Кобе тирәсенә күчеп киләләр.Җәмгыять тырышлыгы белән Япониядә беренче мөселман гыйбадәтханәсе –Токио җәмигъ мәчете барлыкка килә һәм  ислам дине хакимият танылуы ала. 1938 елда төзелгән Токио мәчете 1985 елда җир тетрәүдән соң җимерелә, 1986 елда ул тулысынча сүтелә. 1998 елда яңа мәчет төзелә башлый. 2000 елның 30 июнендә мәчет ачыла. 1939 елда Премьер-министр Киитиро Хиранума Япониядә ислам буддачылык һәм христиан белән тигез хокуклы дип белдерә. Күренекле вәкилләре —Мөхәммәтгабделхай Корбангалиев , Гаяз Исхакый.

Төркиягә күчеп китү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чит ил кешеләренә япон гражданлыгын алу мөмкинлеге булмау сәбәпле, Япониядә яшәүче татарлар һәм башкортлар, Гаяз Исхакыйдан  ярдәм алып, 1930 нчы еллар ахырында күпләп Төркия Республикасы гражданлыгын алыр өчен гариза яза башлыйлар. Мөрәҗәгатьләрне карау 1953 елда тулысынча тәмамланган. Алар Төркия Республикасының Токио илчелегендә туу турында таныклыклар һәм паспортлар алалар.

Соңрак җәмгыять, бүген күпчелек төрекләрне-машина төзелеше предприятиеләре хезмәткәрләрен, Үзәк Азиядән чыккан  төрки халыкларны, ак башкорт һәм татар балаларын берләштерүче бердәм төрки общинага әйләнә.

Япониядә төрки мәдәнияткә, аерым алганда, татар һәм башкорт мәдәниятенә карата билгеле бер кызыксыну бар.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1.    Адутов Р. М. Япониядә татар-башкорт эмиграциясе. Яр Чаллы. 2001. 154б..

2.    Адутов Р. М. Ст. Көнчыгышта төрки-татар эмиграциясе."Глобальләшү һәм милли үзенчәлеклелек" конференциясе материаллары буенча җыентык. Казан. 2003.

3.    Адутов Р. М. Ст. Ерак Көнчыгышта төрки-татар эмиграциясе. НГПИ хәбәрчесе. Фәнни хезмәтләр җыентыгы.3 чыгарылыш.Яр Чаллы.2004.

4.    Адутов Р. М. Япониядәге кардәшләребез. Ж. Майдан. Набережные Челны. Август, 2001.

5.    Гайнетдинов Р. Б. Тюрко-татарская политическая эмиграция: начало 20века — 30-е годы. Набережные Челны. 1997.

6.    Гайнетдинов Р. Б. Информация Квантунского жандармского управления о современном состоянии тюрко-татарского национального движения на Дальнем Востоке.23.03.1935. Ж. Эхо веков. № 1-2. Казань. 1999.

7.    Dyundar M. Uzak doguda Idil-Ural tyurklernin yayain faaliyetleri ve Tokyo Mahalle-Islamiye Мatbaasi. Ankara. 2003. 116.

8.    Курбангали М. А. Обращение к министру Иностранных дел Японии. Обращение к министру народного просвещения Японии. Мукден. 12 сентября 1922 г.

9.    Таган Г. Башкиры в Забайкалье. Ж. Ватандаш. № 7-8. Уфа. 1997.

10.  Письма татарских и башкирских эмигрантов. 1973—2003 гг.

11.  Р.Салихов. Исторические мечети Казани.- Казань: Татар. Кн. Изд-во, 2005.- 191с.

12.  М. А. Курбангали. Фонетическая татарская и башкирская азбука. Токио. 1936.

13.  Prof.Dr. S. Samarrai. History and Development of Dava Islamia in Japan. Islamic Center Japan, Tokio, 12/2002.

14.  Uzunoglu Ahmet. Tokio Camii. Ankara. 2003. −78c.

15.  Hee — Soo Lee. Osmanli Japon munasebetleri ve Japonyada Islamiyet. Turkiye Dianet vakfi yainlari. Ankara. 1989.151 bit. (В переводе И. Х. Закирова).

16.  Надир Дәүлөт. Ерак көнчыгыштагы татар — башкортларга ни булды. Издательство Казанского университета. Казань. 2005. 99с.

17.  Гали Аккыш. Милләткә багышланган гомер. Татарстан Фәннар Академиясе. Казан.2005. 115с.

18.  Рокыя Дәүләткилде. Бер татар хатынының ачы язмышы. Издательство Казанского университета. Казань. 2005. 109 с.

19.  Усманова Л. Р. Ст. Махалля «Исламия» в гор. Нагоя (Япония). Вестник НГПИ. Сборник научных трудов. Выпуск 5. гор. Наб. Челны. 2006

20.  Усманова Л. Р. Тюрко-татарская эмиграция в Юго-Восточной Азии в начале 20в. Ж. Эхо веков. № 1. Казань.2005.

21.  Юлдашбаев Б. Х. Национально-государственное устройство Башкортостана (1917—1925 гг.). Введение. Т.2, ч.1. Уфа. Китап. 2002.- 680С.: а) стр.55. док. № 17; б) стр.59. док.№ 19.

22.  Юнусова А. Б. Ислам в Башкортостане. Уфа. 1999.-352с.

23.  Второй Всемирный курултай башкир. Документальные материалы. Стенографический отчет. — Уфа: Китап, 2002.-840 с. Выступление профессора Юнусовой А. Б. стр. 687.

24.  Юнусова А. Б. Ст. Японская военная разведка и мусульманская эмиграция на Дальнем Востоке накануне и в годы второй мировой войны. Археография Южного Урала. Документальная история подвигов народов России в Великой Отечественной войне. ЦЭИ УНЦ РАН. Уфа. 2005.

25.  Akira Matsunaga. Ayaz Ishaki ve uzak shergdeki tatar turkleri. Baki.2002.104 bit.