Япониядә Һинд дине

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Япониядә Һинд дине latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Дайсё-ин гыйбадәтханәсендә сулдан уңга таба, Бендзайтэн (Һинду эквиваленты: Сарасвати), Кангитэн (Ганеша) һәм Бишамонтэн (Кубера).

Тәгълиматында охшаш яклары булган Буддизмнан аермалы буларак Япониядә Һинд дине азчылык дине булып тора. Шулай да, Һинд дине Япон мәдәниятендә әһәмиятле роль уйнаган.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Япония буйлап Һинд дине тарафдарлары саны чагыштырмача аз. Илдә хәзерге вакытта 4000 Һинд дине тарафдары теркәлгән, аларның якынча өчтән бер өлеше Кансай даирәсендә урнашкан һәм Кобеда яшиләр, анда алар Кытайлардан һәм Кореялылардан соң сан ягыннан өченче чит ил җәмәгате булып тора. Һинд дине тарафдарларының һәм башка һиндлеләрнең Япониягә килүе 1870-енче елда башланган, алар ул вакытта Йокоһамага килгән (хосусан текстиль сәүдәсе үзәгенә Осакага һәм Һиндстанга текстиль һәм ефәк эрләнгән җепне экспортлау һәм мамык җепне Япониядә эшкәртү өчен табышлы бизнесын башлаганнар, бу ахырда текстильне иң зур һәм иң арзан җитештерелә торган экспорт продукты иткән. Шулай да, үсүче Һиндстан иммиграциясе өченче Дөнья илләрдәге көндәш арзан хезмәт Япониядә текстиль сәнәгатенең бөлүенә китергәч туктаган.

Мәдәни тәэсир[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Инокасира Паркы, Бендзайтэн гыйбадәтханәсе

Гәрчә Һинд дине тарафдарлары Япониядә күп булмаса да, шулай да аның Япония мәдәниятенең формалашуында әһәмиятле һәм турыдан-туры булмаган йогынтысы булган. Моның сәбәбе булып күбесенчә (тамырлары Һинд дине белән уртак булган) күп Буддизм ышанулары һәм традицияләре Япониягә Кытайдан Корея аша 6-ынчы гасырда кергәнлеге тора. Моны Япон "Җиде Уңыш Ходае" күрсәтә, алар Һинд дине Ходайларыннан килеп чыккан: Бэндзайтэн-сама (Сарасвати), Бишамон (Вайшравана яки Кубера), Дайкокутэн (Махакала/Шива) һәм Кичидзётэн (Лакшми). Бэндзайтэннё/Сарасвати һәм Киссётэннё/Лакшми һәм өч Һинд дине Тридэви Алиһәләре белән беррәттән Һинд дине Алиһәсе Махакали Япон Алиһәсе Дайкокутэн-нё(大黒天女) буларак карала, гәрчә ул Япониянең Җиде Уңыш Ходайлары санына аның ир коллегасы Дайкокутэнның (大黒天) хатын-кыз манифестациясе буларак кертелсә дә.[1] Бэндзайтэн Япониягә 6-ынчыдан алып 8-енче гасырга кадәр вакытта үтеп кергән, күбесенчә Алтын Сутраның (金光明経) кытай теленнән тәрҗемәләр аша, анда шул Алиһәгә багышланган бүлек бар. Ул шулай ук Лотос Сутрасында телгә алына. Япониядә Юнәлешләрне саклаучылар (локапалалар) Буддист Дүрт Күк Патшасы(四天王) Щитэнно формасын ала. Алтын Яктылык Сутрасы Япониядә иң мөһим сутраларның берсе булып киткән, чөнки анда фундаменталь юллама бар, ул Дүрт Күк Патшасы илдә хөкем сөргән патшаны тиешлечә саклый дип өйрәтә. Һинд диненең Үлем Ходае Яма үзенең Энма Буддист формасында билгеле. Вишну Ходае атланган (вахана) Япониядә гигант, ут сулаучы мәхлукат Карура (迦楼羅) буларак мәгълүм. Аның кеше тәне һәм каракош (орёл) томшыгы бар. Тэннин апсаралардан килеп чыккан. Токиода, Футако Тамагава гыйбадәтханәсендә Һинд дине Ганешасы (Кангитэн) Буддадан да күбрәк күрсәтелгән. Япониядә Һинд диненең башка мисаллары буларак "алты мәктәп"кә яки "алты доктрина"га ышану керә һәм шулай ук Йоганы куллану һәм пагодалар. Һинд мәдәниятенең Япониягә тәэсир иткән күп яклары шулай ук Кытай мәдәниятенә тәэсир иткән.

Япониядә Һинд дине Ходайларына табыну турында кешеләр китаплар язган. Википедиянең Япониядә диннәр турындагы япон телендәге мәкаләсендә Япониядә Һинд дине тарафдарлары саны 5000 кеше дип язылган.

Япон телендә Санскрит теленнән кайбер алынмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

マンダラ - mandara - मण्डल (Mandala) - түгәрәк

セツナ - setsuna - क्षण (ksana) - мизгел

ゼン - zen - ध्यान (Dhyāna) - медитация

アーサナ - (आसनम् [асанам]) - утыру ысулы, мендәр

アートマン - (आत्मा [ātmā]) - үзеңне

アーナンダ (आनन्दः [ānandaḥ]) - нинди дә булса чикләүләрдән азат бәхет

アプ (आप ः [ā paḥ]) - суларның берсе, Панча Махаба (биш төп элементларның берсе)

アイキャ (ऐक्यम् [айкйам] - бер үзең булу

アイシュワリヤ (ऐश्वर्यम् [aiśvaryam]) - авторитет булу

アウシャディ (ব ध ः ः ः - [au ṣadhiḥ]) - үсемлекләр, дарулар, үләннән, туклану продуктлары

アウシュニャ (आस्ण्यम् [auṣṇyam]) - җылылык

アグニ (अ ग्निः ः [agniḥ]) - утларның берсе, Панча Махаба (биш төп элементларның берсе)

アジャ (ajaḥ) - тууы булмаган әйберләр (Браман)

アタ (अथ at atha) - иң баштан

アダルマ (अधर्मः [adharmaḥ]) - дхармадан аермалы тотышы

アドリシュタ・パラ (अदृष्ट लम् [adṛṣṭaphalam]) - күренми торган нәтиҗә

アハンカーラ (अ हङ्कारः [ahaṅkāraḥ]) - бу мин дигән фикер һәм нәтиҗәгә килү

アヒムサー (हहिंसा [ahiṃsā]) - көч кулланмау

アムリタ (अमृतम् [amṛtam]) - вакыт кысаларына кермәүче үлемсезлек

Гадәттә бу сүзләр Япон телендә алынмалы сүзләр өчен "Катакана" иҗек язуы белән языла.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Butsuzōzui (Illustrated Compendium of Buddhist Images) (Japanese) (digital photos) (1796).

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]