Ярамир Низаметдинов
Ярамир Низаметдинов | |
![]() | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Тулы исеме |
Ярамир Эдгар улы Низаметдинов |
Туу көне |
26 декабрь 1987 (33 яшь) |
Туу урыны |
Курган өлкәсе, Шадрин районы, Йолдыз авылы |
Эшчәнлек еллары |
2012 - х.в. |
Дәүләт | |
Һөнәрләр | |
Моң |
тенор |
Жанрлар |
эстрада, классика |
Коллективлар | |
http://yaramir.ru/ |
Ярамир Низаметдинов, Ярамир (Радамир)[1] Эдгар улы Низаметдинов (1987 елның 26 декабре, Курган өлкәсе, Шадрин районы, Йолдыз) — җырчы (лирик-драматик тенор), БөтенРоссия вокал конкурсы (2012), халыкара яшь башкаручыларның телевизион «Татар моңы» (2012), Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара «Татар җыры» (2017) бәйгеләре лауреаты.
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1987 елның 26 декабрендә Курган өлкәсе Шадрин районы Йолдыз (Юлдус, Эчкен) авылында туган. Әтисе (үги) шофер, әнисе башлангыч сыйныфлар укытучысы. Әти-әнисе балага исемне Чехословакиянең популяр хоккейчысы Яромирныкына (Jaromír Šindel) [2] охшатып куйганнар. Сеңлесе, энесе бар. Музыкага мәхәббәтне әнисе, үзе дә гитарада уйнап, җырлаучы Изольда Нәҗип кызы уяткан.
Йолдыз урта мәктәбен (2005), «физик тәрбия һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучысы» белгечлеге буенча Шадринск дәүләт педагогия институтының физик тәрбия һәм спорт бүлеген (2011) тәмамлаган. Төньяк Кавказда (Кабарда-Балкария) хәрби хезмәтен үтәгән. 2012 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетынының вокал бүлегенә (профессор Венера Ганиева классы) укырга керә. 2013 елның июлендә, әзерлек бүлеген тәмамлап, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал бүлегенә (доцент Раида Игълам кызы Ермохина классы) кабул ителә.
2013-2016 елларда остазы, Татарстанның халык артисты Ф.Г. Сәлахов белән «Бер аваз» вокал дуэты төзеп, ил буенча һәм чит илләрдә (Алмания һ.б.) гастрольләрдә була, хөкүмәт концертларында катнаша. 2014 елның 16 апрелендә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында (Павлюхин урамы) беренче сольный концерты уза. 2015 елның августында беренче видеоклибын төшерә (Шадрин районы Йолдыз авылында). 2017 елның 20 сентябрендә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында беренче (дебют) чыгышы була (П.И. Чайковскийның «Пики дамасы» операсында Распорядитель ариясендә).
Репертуар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- «Уел» (халык көе)
- «Эскадрон» (халык көе)
- «Гөлҗамал» (халык көе)
- «Бардым урманга» (халык көе)
- «Идел суы ага торыр» (татар халык җыры)
- «Ахун авылы көе» (халык көе)
- «Оныта алмыйм» (Рөстәм Яхин романсы)
- Җәлил ариясе (Нәҗип Җиһанов музыкасы)
- Questa o quella (Д. Верди «Риголетто»)
- «Ах, ты, душечка красна девица» (рус халык җыры, С. Лемешев репертуарыннан)
- «Вот мчится тройка удалая» (Ф. Глинка сүзләре, рус халык көе)
- «Я люблю тебя до слез» (А. Серов)
- «Лилии» (А. Айвазов репертуарыннан)
- The show must go on ((ингл.)) Һ.б.
- 2018 елның 27 сентябрендә Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында «Сөембикә» операсында Явыз Иван партиясен башкара.
Дискография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 2012 РФ ЭЭМ автор җырларын башкаручыларның БөтенРоссия конкурсы (Балашиха, Мәскәү өлкәсе) — җиңүче (үзе язган «Россия» җыры белән).
- 2012 «Татар моңы» халыкара яшь башкаручыларның телевизион бәйгесе (Казан) — лауреат.
- 2017 Рәшит Ваһапов исемендәге «Татар җыры» халыкара бәйгесе — лауреат.
Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Өйләнгән.
- Беренче хатыны Эльвира (Азнакайдан), биюче.
- Икенче хатыны (2019 елдан) Асия, рәссам. Санкт-Петербургта яшиләр[3].
Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Габдерәхим. Ярамир: «Кайвакыт кесәдә йөз тәңкә кала». «Акчарлак», 2017 ел, № 43.
- Лилия Юсупова. Ярамир, җырчы: «Эшлим дә, ял да итәм». «Ирек мәйданы», 2017 ел, август.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Певец Ярамир Низамутдинов выпустил свой первый диск
- Ярамир побывал на малой родине. Шадринское TV
- Вконтактедагы рәсми төркеме
- Ярамирның вебсайты
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Мулла кушкан исеме — Радамир
- ↑ 50-й Чемпионат мира по хоккею с шайбой 1985 года (Праһа)
- ↑ Ярамир Низаметдинов: «Гаилә кордым». «Ирек мәйданы», 2019 ел, 5 сентябрь, 32нче бит