Ярдәм:Беренче адымнар/Модуль 8-3

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Беренче адымнар/Модуль 8-3 latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Карга боткасы (Зәрә боткасы) – татар милли бәйрәме. Әлеге йола бәйрәме. Сабантуе шикелле татарларның яз бәйрәме. Татарларда Зәрә боткасы, Дәрә боткасы дип аталып та йөртелә. Кукмара районының Кнәбаш авылында иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәрнең берсе, бик күптәннән үткәрелә. Зәрә бәйрәме буыннан-буынга әби-бабаларыбыздан күчеп килгән. Борын-борын заманда кешеләр нилектән яз булганын белмәгәннәр. Алар ямьле язны җылы яктан каргалар алып килә дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп, сулар ага башлагач, гөрләвекләргә таба, яңаруга-яшәрүгә йөз боргач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны зәрә боткасы дип атаганнар. Язгы сабан алдыннан үткәрелә торган, хезмәткә дәрт, бердәмлек уята торган татар халык йоласы. Зәрә боткасы – “сабан башланыр” дигән мәгънәгә туры килә. Бәйрәм апрель ахыры, май башларында үткәрелә. Иртән иртүк балалар матур итеп киенеп, йорттан – йортка кереп такмак әйтеп йөргәннәр, изге теләкләр теләгәннәр, ботка ашарга чакырганнар. Зәр-зәр, зәрәки Иске-москы кәзәки Кәзәкиең булмаса, Кәҗәнекен ал да ки. Абыстайлар, түтәйләр Чыгарыгыз күкәйләр Вагыйз абыйны бай диләр Бер гөрәнкә май диләр. Һәр йорт хуҗасы балаларга ярма, май, йомырка биреп чыгара. Авылны йөреп чыкканнан соң, бар җыелган ашамлыкны алып, табигатьнең иң күркәм җиренә, кардан ачыла башлаган су буена, тау битенә җыелган. Учак үрләтәләр, казан асалар, су алып төшәләр, төрле ярма, су, май салып ботка пешерәләр. Авыл халкы: яше, карты су буена ашыккан. Ботка пешкәнче, төрле уеннар уйнаганнар, такмаклар әйтешкәннәр, җырлар җырлаганнар, төрле биюләр биегәннәр, күңел ачканнар. Библиография Татар фольклоры: Югары уку йортлары өчен дәреслек / М.Х.Бакиров. – Казан: Мәгариф, 2008. – 359 б Татарский фольклор. Казань. "Ихлас", 2012.