Ярдәм:Вики-разметка белән редакторлауга кереш/1
![]()
Битләрне үзгәртү
Эшебезне башлыйбыз
Бизәлеш
Пөхтәлекне саклыйбыз
Сылтамалар
Битләрне үзара тоташтырабыз
Үзгәртүләрне саклыйбыз
Һәм бастырабыз
Яңа мәкаләне булдырабыз
Аның бернинди авырлыгы юк
Нәтиҗә ясыйк
Сез нәрсәләргә өйрәндегез?

Википедиядә битләрне бизәү өчен махсус «вики-разметка» дигән разметка теле яки инде «вики-текст»'" кулланыла. Аны өйрәнү әллә ни авыр түгел.

Редакторлаганда Сез ике коралның берәрсен сайлый аласыз: вики-разметканы кулланучы «Код редакторы» яки редакторлауның икенче интерфейсы — «Күрсәтмәле редактор». Икенче интерфейс күбрәк текст процессоры итеп эшли. «Күрсәтмәле редактор» җайлырак булса да, «Код редакторы» кайбер махсус мәсьәләләр өчен нәтиҗәлерәк булып чыгарга мөмкин. Уңда күрсәтелгәнчә, редакторлаганда Сез җайлы рәвештә алар арасында күчә аласыз.
Битне вики-разметка ярдәмендә карау һәм редакторлау өчен теләсә нинди битнең өске өлешендә «Вики-текстны үзгәртү» дигәненә басыгыз. Бу сезгә кирәкле текстны кертергә һәм вики-разметка ярдәмендә текстны форматларга, сурәтләрне, таблицаларны өстәргә мөмкинлек бирәчәк. Алар белән эшләү тәртибе бу белешмәлектә тасвирланачак.
Эшли генә башлаганда вики-разметканы куллану авыр булып күренергә мөмкин. Аеруча сылтамалар белән эшләү. Ләкин аны аңлау һәм куллана башлау өчен бары берничә кагыйдәне белү дә җитә! Шуңа күрә сез тиз күнегәчәксез! Гомумән, эшләүнең яңа ысулларын үзегезнең «шәхси караламагызда» тикшерергә була.