Эчтәлеккә күчү

Ярдәм:Кагыйдәләргә һәм кулланмаларга кереш/1

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кагыйдәләргә һәм кулланмаларга кереш/1 latin yazuında])


Контент
Мәкаләләрне язу кагыйдәләре

Үзеңне тоту
Башкалар белән уртак тел табу

Резюме
Яңа белемнәрегезгә күзәтү


Менюга кайту


Дөресен генә әйткәндә, Википедиядә җитди кагыйдәләр аз. Ләкин шулай да, ул биш фундаменталь мәсләккә нигезләнгән. Бу мәсләкләрне аңлату өчен, аларны куллануның иң нәтиҗәле ысулын күрсәтү өчен, каршылыклары чишү тәртипләрен тасвирлау өчен һәм ирекле һәм ышанычлы энциклопедия оештыру максатыннан Википедия җәмгыяте тарафыннан Википедиянең Кагыйдәләре һәм кулланмалары[ru] булдырылып бара.


Кагыйдәләр Википедиянең нигез мәсләкләрен җентеклерәк тасвирлый. Ә кулланмаларда кагыйдәләрне ничек кулланырга һәм мәкаләләрне үзара ничек бәйләргә икәне турында сөйләнелә. Рәсми кагыйдәләр һәм кулланмалар битләренең югары өлешендә махсус хәбәрнамә урнаштырыла һәм атама алдыннан «Википедия:» яки «ВП:» префиксы куела.


Күпчелек проблемалар турында кагыйдәләр яки кулланмалар төзелгән булсалар да, аларның барысын да яттан белергә кирәкми! Бәхеткә, барлык кагыйдәләр азсанлы төп кагыйдәләргә нигезләнеп эшләнгән. Киләсе берничә бит аларның иң әһәмиятлеләрен тасвирлый һәм Википедия кагыйдәләренең гомуми рухы турында сөйли. Бу нигезләрне белү бәхәс битләрендә аралашуны, редакторлауны җиңел һәм продуктив рәвештә башкарырга булыша.