Эчтәлеккә күчү

Ярдәм:Кагыйдәләргә һәм кулланмаларга кереш/3

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кагыйдәләргә һәм кулланмаларга кереш/3 latin yazuında])


Контент
Мәкаләләрне язу кагыйдәләре

Үзеңне тоту
Башкалар белән уртак тел табу

Резюме
Яңа белемнәрегезгә күзәтү


Менюга кайту


Википедияне язу үзара оешып эшләүне таләп итә. Башка мөхәррирләр белән тату булыр өчен ике яхшы стратегия бар: кыю булыгыз һәм әдәпле булыгыз.


Редакторлаганда кыю булыгыз! Төзәтмәләрнең күбесе энциклопедияне яхшырта. Ялгыш хаталар кертелсә, аларны һәрвакыт төзәтергә була. Нәрсәнедер яхшыртып булганын күрәсез икән, аны яхшыртыгыз һәм нәрсәнедер бозарсыз дип борчылмагыз. Үзгәртү яхшы ният белән эшләнсә һәм башкалар өчен азмы-күпме кирәкле булса, кертемегезнең файдалы булуы һәм аның саклануы бик ихтимал. Әгәр файдасы булмаса, берәрсе аны җиңел рәвештә беренчел рәвешкә җиңел кайтара алачак.


Әдәпле булу башкалар белән ихтирамлы һәм яхшы ният белән аралашуны аңлата. Шуңа өстәп, игътибарны шәхси сорауларга[ru] түгел, ә төзәтмәләр сыйфатына юнәлтергә кирәклеген дә аңлата. Моның өчен мөхәррирләр бер берсен хөрмәтләп, бер берсенең карашларын һәм фикерләрен күздә тотып эшләргә тиеш. Башкалар яхшы ният белән эшли дип чамалыйбыз икән, алар проектны яхшырту теләгеннән эшли дип ышанабыз дигән сүз. Критика яки үзгәртүләр кирәк булса, без мөхәррирләрнең эшчәнлеге турында фикер алышабыз, ләкин дәлилләр булмаса, аларны начар ниятләрдә гаепләмибез.


Мөхәррирләр гадәттә консенсуска ирешә. Консенсус — редакторлауның табигый һәм көтелгән нәтиҗәсе. Кемдер битне ничектер үзгәртә һәм битне караучы һәрбер кеше битне үзгәртергә яки үзгәртмичә калдырырга мөмкин. Битне алдагы халәткә кайтару кемгәдер бераз күңелсез күренергә мөмкин. Ләкин үпкәләү өчен сәбәп юк. Чөнки консенсуска ирешү өчен бу — гадәти адым. Нәрсә беләндер килешмәсәгез яки тәкъдимнәрегез булса, алар турында мәкаләнең бәхәс битендә языгыз һәм әдәпле рәвештә үзгәртүләр турында фикерләшеп консенсуска ирешегез.