Ярдәм:Татар клавиатурасы/Өченче адым — куллану

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар клавиатурасы/Өченче адым — куллану latin yazuında])

Эшне уңышлы башкарып чыккан очракта сезгә сайларга татар теле дә тәкъдим ителәчәк. Аны һәр ачкан программа өчен һәрчак аерым сайларга туры киләчәк.

Телләрне тиз күчерер өчен клавиатурада, гадәттә, бер юлы

Shift һәм Alt төймәләренә басарга кирәк.

Хәзер сез «TT Татарский (Россия)» сайлап, текстны татарча яза аласыз.

Татар хәрефләренең клавиатурада урнашуы рус клавиатурасына нигезләнгән.

  • Һ хәрефе Ё хәрефе төймәсендә урнашкан;
  • Ө хәрефе Ц хәрефе төймәсендә урнашкан;
  • Ә хәрефе Щ хәрефе төймәсендә урнашкан;
  • Ү хәрефе Ъ хәрефе төймәсендә урнашкан;
  • Ң хәрефе Ж хәрефе төймәсендә урнашкан;
  • Җ хәрефе Ь хәрефе төймәсендә урнашкан.


Язганда Ё, Ц, Щ, Ъ, Ж, Ь хәрефләре кирәк булса, хәрефкә Ctrl+Alt комбинациясен кушарга кирәк. Калган хәрефләр рус клавиатурасында кебек.

Клавиатураны үзеңә яраклаштыр өчен махсус программалар да бар. Аларны кулланып, мәсәлән, булмаган хәрефләрне (Ё, Ц, Щ, Ъ, Ж, Ь) клавиатураның кирәксенмәгән төймәләргә өстәп була.

Шул ук тема буенча тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]