Ярдәм:Татар клавиатурасы/tt

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар клавиатурасы/tt latin yazuında])
Бу кулланма татар телле интерфейс өчен, сездә рус телле интерфейс булса, сылтама буенча күчегез.

Бу кулланма сезгә компьютерыгызда татар хәрефләре белән текст кертергә ярдәм итәр. Кулланма Windows 7 операцион системасы өчен язылды, ләкин бу очракта башка Windows операцион системалары арасында зур аерма юк.

Беренче адым — «Текст кертү телләре һәм хезмәтләре» тәрәзәсен ачу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче ысул[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моның өчен, гадәттә, Windows эш өстәленең аскы уң ягында урнашкан «Тел аслыгы» төймәсенә (безнең очракта «RU» төймәсе) тычканның (мышканың) сул төймәсе белән чиртәбез.

Компьютерда кулланырга әзер телләр күрсәтелә, «TT Татарский (Россия)» сайларга кирәк, ләкин безнең очракта ул юк (әгәр сездә ул булса, программаны ачкач, татарча язар алдыннан аны сайлагыз һәм бу кулланманы тулысынча укып тормыйча «өченче адымга» күчсәгез дә була):

Янәдән «RU» төймәсенә, ләкин бу юлы тычканның уң төймәсе белән чиртәбез һәм сул төймәсе белән «Параметрлар...» сайлыйбыз.

Икенче ысул[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Текст кертү телләре һәм хезмәтләре» тәрәзәсен икенче ысул белән дә ачып була:

Windows 7: «Башлау» → «Идарә аслыгы» → «Төбәк һәм тел» → «Төймәсарлар һәм телләр» → «Төймасарны алмаштыру…».

Икенче адым — «TT Татарский (Россия)» өстәү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Текст кертү телләре һәм хезмәтләре» тәрәзәсе ачыла. «Өстәү...» төймәсенә басабыз

һәм ачылган «Кертү телен өстәү» тәрәзәсендә «Татарский (Россия)», «Татар» клавиатурасын сайлыйбыз:

«ОК» төймәләренә басарга онытмыйбыз.

Өченче адым — куллану[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эшне уңышлы башкарып чыккан очракта сезгә сайларга татар теле дә тәкъдим ителәчәк. Аны һәр ачкан программа өчен һәрчак аерым сайларга туры киләчәк.

Телләрне тиз күчерер өчен клавиатурада, гадәттә, бер юлы

Shift һәм Alt төймәләренә басарга кирәк.

Хәзер сез «TT Татарский (Россия)» сайлап, текстны татарча яза аласыз.

Татар хәрефләренең клавиатурада урнашуы рус клавиатурасына нигезләнгән.

  • Һ хәрефе Ё хәрефе төймәсендә урнашкан;
  • Ө хәрефе Ц хәрефе төймәсендә урнашкан;
  • Ә хәрефе Щ хәрефе төймәсендә урнашкан;
  • Ү хәрефе Ъ хәрефе төймәсендә урнашкан;
  • Ң хәрефе Ж хәрефе төймәсендә урнашкан;
  • Җ хәрефе Ь хәрефе төймәсендә урнашкан.


Язганда Ё, Ц, Щ, Ъ, Ж, Ь хәрефләре кирәк булса, хәрефкә Ctrl+Alt комбинациясен кушарга кирәк. Калган хәрефләр рус клавиатурасында кебек.

Клавиатураны үзеңә яраклаштыр өчен махсус программалар да бар. Аларны кулланып, мәсәлән, булмаган хәрефләрне (Ё, Ц, Щ, Ъ, Ж, Ь) клавиатураның кирәксенмәгән төймәләргә өстәп була.

Шул ук тема буенча тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]