Ярен
| Ярен | |
|---|---|
| Lua хатасы: expandTemplate: template "lang-na" does not exist. | |
| Рәсми исем | Yaren |
| Дәүләт |
|
| Нәрсәнең башкаласы | Науру[2] һәм Trust Territory of Nauru[d] |
| Административ-территориаль берәмлек | Ярен[d] |
| Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы | Тын океан |
| Геомәгълүматлар | Data:Nauru/Yaren.map |
| Башкарма хакимият башлыгы | Кирен Адоган Кеке[d] |
| Халык саны | 747 (2011)[3] |
| Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 25 метр |
| Нәрсә белән чиктәш | Буада[d], Мененг[d] һәм Боэ[d] |
| Мәйдан | 1,5 км² |
| Җирле телефон коды | 674 |
![]() | |
Яре́н (ингл. Yaren) ― Тын океанның көнбатышында урнашкан Науру Республикасының административ һәм сайлау[d] округларыннан берсе, илнең рәсми булмаган башкаласы. 2021 елда биредә 803 кеше яшәгән[4].
Табигать шартлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ярен вулканик конус башында барлыкка килгән мәрҗән атоллы Науру[d] утравында урнашкан. Климаты экваториаль, эссе һәм дымлы. Уртача айлык температура 28 градус чамасы. Явым-төшем елына якынча 2000 мм. Еш кына корылык була, аерым елларда 4500 мм га кадәр явым-төшем була. Иң дымлы сезон ноябрьдән февральгә кадәр дәвам итә, ул вакытта көнбатыш муссоннар өстенлек итә. Табигый үсемлекләр кокос пальмасы, панданус[d], фикус, дәфнә һәм башка яфраклы агачлардан тора. Шулай ук төрле куаклар таралган. Науруның хайваннар дөньясы ярлы. Имезүчеләрдән биредә күсе, сөйрәлүчеләрдән кәлтәләр генә яши. Кошлар һәм бөҗәкләр күп.
Халык, тел, дин
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2011 елгы җанисәп буенча Ярен халкының саны 747 кеше тәшкил иткән[5], 2021 елда биредә 803 кеше яшәгән. Округ халкы арасында наурулылар[d], микронезиялеләр өстенлек итә. Алар өлешенә халыкның якынча 90 % ы туры килә. Моннан тыш, Яренда Океаниянең башка утрауларыннан чыккан кешеләр 5% ка якын, шулай ук кытайлар 3% тәшкил итә, калганнары — европалылар. Рәсми телләр ― науру һәм инглиз телләре. Дин тотучылар арасында 60% тан артыгы протестант динен, калганнары — католик динен тота. 100гә якын мөселман яши. Утрауда сөнни һәм шигый мөселманнарының җәмгыятьләре бар, мәчет юк[6].
Шәһәрнең үсеш тарихы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Ярен округы территориясендә европалыларның беренче торак пунктлары XIX гасырның 30нчы елларында барлыкка килгән. 1888 елда Ярен Германиянең Маршалл утраулары протектораты составына кергән, 1914 елдан Бөекбритания, Австралия һәм Яңа Зеландиянең уртак идарәсе астында булган. Икенче бөтендөнья сугышы чорында, 1942―1945 елларда округ Япония гаскәрләре тарафыннан оккупациягә дучар булган. 1968 елда Науру дәүләте бәйсезлек ала, ләкин Ярен республиканың рәсми башкаласы дип игълан ителми. Президент резиденциясе урнашкан Мененг[d] округы белән беррәттән, ул Науруның административ үзәге генә була.
Мәдәни әһәмияте
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шәһәрнең бердәнбер истәлекле урыны булып ике япон коралланышы музее һәм Икенче бөтендөнья сугышы чорыннан сакланып калган күпсанлы бункерлар һәм капонирлар тора. Утрау бөтен яктан баткан самолетлар һәм кораблар белән чолгап алынган диярлек. Шәһәрнең халыкара аэропорты[d] бар, Nauru Airlines компаниясе Брисбен, Мельбурн, Хониара, Маджуро, Нади, Баирикига рейслар башкара.
Шулай ук истәлекле урыннарга кечерәк җир асты күлен ― Мокуа-Велны[d] кертергә мөмкин. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында әлеге күл җирле халык өчен төп төче су чыганагы булган[7].
Ярен округында Австралия 11 миллион доллар бүлеп биреп ремонтлаткан Науру урта мәктәбе эшли. 1987 елда ачылган Көньяк Тын океан университеты[d] (USP) кампусы бар.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ archINFORM — 1994.
- ↑ Central Intelligence Agency The World Factbook — Washington, D.C.: Central Intelligence Agency, U.S. Government Printing Office, 1962. — ISSN 0277-1527; 1553-8133
- ↑ http://www.spc.int/prism/nauru/PublicDocuments/Census/Nauru_2011_Census_Report_FINAL.pdf
- ↑ Nauru 2021 Population and Housing Census - Analytical Report, Noumea: Pacific Community (SPC) and Government of the Republic of Nauru (Nauru) 2023, 9 August 2023, p. 27, archived from the original on 7 September 2023, retrieved 3 May 2024
- ↑ Перепись населения NATIONAL REPORT ON POPULATION AND HOUSING (census 2011).
- ↑ Joanne O. Brien, Martin Palmer. The Atlas of Religion. — Univ of California Press, 2007-05-07. — 66 с. — ISBN 9780520249172.
- ↑ Moqua Caves and Moqua Well. әлеге чыганактан 2017-12-03 архивланган. 2025-09-29 тикшерелгән.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]| Мөстәкыйль дәүләтләр башкалалары | Апиа • Веллингтон • Канберра • Көньяк Тарава • Маджуро • Нгерулмуд • Нукуалофа • Паликир • Порт-Вила • Порт-Морсби • Сува • Фунафути • Һониара • Ярен | |
|---|---|---|
| Бәйле территорияләрнең башкалалары | Аваруа • Адамстаун • Алофи • Кингстон • Мата-Уту • Нумеа • Паго-Паго • Папеэте • Сайпан • Хагатна | |
