Яркәй Янчурин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яркәй Янчурин latin yazuında])
Яркәй Янчурин

Яркәй Янчурин (баш. Йәркәй Ейәнсурин, Кыр Яркәй; XVII гасыр ахыры — XVIII гасыр башы) — Елан волосының атаклы башкорты, Югары Яркәй авылыны нигез салучы. 1704—1711 еллардагы башкорт күтәрелеше җитәкчеләренән берсе.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яркәй Янчурин Казан даругасы Елан волосы башкортларынан, шул ук волосте Елан авылында (хәзер Башкортстан Республикасының Илеш районы Югары Яркәй авылы) яши. Атасы — Зиянчура Нугаев (1662-1664 еллардагы башкорт күтәрелеше буенча документта сүзгә алына).

1704-1711 еллардагы Башкорт ихтилалында катнаша.

1728 елда император Петр II-не тәхеткә утырту йоласында катнашу өчен бөтен дүрт даруга башкортларының 32 кешедән торган делегациясен җитәкли. Чит коллегиясендә тәрҗемәче Котлы Мөхәммәт Тевкелев белән сөйләшкәндә түбәндәгеләрне хәбәр итә:

«алар, башкортлар, Уфа судьяларының, имеш башкортлар качак татарларны һәм башка халыкларны үз җирләрендә кабул итә, дип нахак яла ягуына риза түгелләр, ә башкортлар үз теләкләре белән качакларны кабул итми һәм кабул итәргә дә авырсынып, качаклар башкортлар чакыруы буенча түгел, ә үз белдекләренә белән килә, алар, каршы, башкорт яланнарын, чабынлыкларын һәм башка җирләрен тапай... Граф Иван Гаврилович булганда башкорт җирләрендәге качаклар үзләренең элек яшәгән урынына кайтарыла торгайны. Иван Гаврилович киткәч, качаклар башкортларга килә башлады. Мин, башкорт Яркәй, үз кешеләрем белән 2 качакны тотып бирдем...».

1728 елның мартында башкорт делегациясе императорга: «башкортларның воеводалар һәм целовальниклар кысрыклауга дучар ителүләре һәм аларның җиргә асабалык хокугын саклау турында» прошение бирә, анда Яркәй Янчурин култамгасы куелган була. Император аның белән очрашуы турында башка чыганакларда да телгә алына: «Яркәй, башкорт, үз кешеләре белән Петр II-дә булды, патша аңа ел саен патша сараена килергә боерды».

1728 елның июль азагында император Петр II указы чыга:

«Уфа провинциясен Казан губерниясеннән аеру, аны Сенатның особый ведомствосына теркәү турында». Указда Уфа провинциясен Казан губернасыннан аеруга күрсәтелә. Шушында ук Яркәй Янчурин һәм аның белән килгән башкортларның үтенече буенча Өфөгә бригадир Петр Бутурлин җибәрелүе һәм бу провинция эшләре белән тик Сенат кына шөгелләнергә тиешлеге, ә Казан губернаторына бу провинция эшләренә кысылмау турында да аерып әйтелә.

1733 елда Яркәй Янчурин Уфа провинциясенең бөтен дүрт даругасы башкортлары исеменнән Россия императрицасы Анна Иоанновнага җибәрелгән үтенечкә кул куела да катнаша, бу үтенеч бөтен башкорт җыенында кабул ителгән була.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]