Ярмәкәй яңалыклары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ярмәкәй яңалыклары latin yazuında])
Ярмәкәй яңалыклары
Ермекеевские новости
Формат

4 А3


Нәшер итүче

ГУП РБ РИК «К новым победам»

Баш мөхәрир

Радик Рәхмәтуллин

Нигезләнгән

1935

Тел

татар теле

Төп офис

Ярмәкәй районы Ярмәкәй авылы, Совет ур., 59


Веб-сайт: http://erm-news.ru/edition/

Ярмәкәй яңалыклары — татар телендә Башкортстанның Ярмәкәй районында нәшер ителүче дәүләт иҗтимагый-сәяси гәҗите. Атнага ике тапкыр чыга. Шулай ук рус телендәге «Ермекеевские новости» гәҗите, айга 1 тапкыр башкорт телендәге «Етегән» кушымта-гәҗите чыгалар.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1935 елның 31 гыйнварында Бәләбәй районының бер өлешендә Ярмәкәй районы оештырыла. 1935 елда татар телендә район гәҗите «Сталин юлы» нәшер ителә.[1] 1939 елда гәҗитнең рус телендәге варианты «Сталинский путь» исеме белән чыга (1942 елга кадәр, 19421945 елларда нәшер ителми).

Приют һәм Ярмәкәй МТС-ларының сәяси бүлекләренең мөстәкыйль гәҗитләр чыгарулары мәгълүм.

19381940 елларда җаваплы сәркатип булып Габдулла Әхмәтшин эшли[2].

1956 елда татарча гәҗитне русча чыккан «Ударник полей» гәҗите белән берләштерәләр, «Ленин байрагы» / «Ленинское знамя» исемендә чыга башлый.

Ярмәкәй районын Бәләбәй районына кушу сәбәпле, район гәҗите 19641968 елларда чыгудан туктап тора. 1968 елда районны янәдән торгызалар. 1969 елдан «Яңа җиңүләргә» / «К новым победам» исемендә нәшер ителә башлый.[3]

2007 елдан татар телендә мөстәкыйль «Ярмәкәй яңалыклары» гәҗите булып чыга. Башкорт телендәге «Етегән» кушымта-гәҗите (мөхәррире Мәксуд Шәрәфлисламов) чыгару өстәлә.

Кызыклы фикер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ярмәкәй районы гербында «кучкар» орнаменты һәм «дага» рәсеме кулланылган.

  • Кучкар бизәге — җирле халыкның борынгыдан мал асрау һәм җир эшкәртү белән шөгыльләнгәнлегенә дәлил.
  • Дага — уңыш һәм бәхет китерүче тамга.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]