Ярмөхәммәт Кадермәтов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ярмөхәммәт Кадермәтов latin yazuında])
Ярмөхәммәт Кадермәтов

Ярмөхәммәт Кадермәтов (1721 ел; башка чыганаклар мәглүмәтләре буенча, 1722 ел - билгесез) - Патша Россиясенең крәстияннәргә карата алып барган сәясәтенә каршылык күрсәтеп, 17731775 еллардагы крәстияннәр күтәрелешендә катнашучы. Күтәрелеш башлыгы Е. Пугачев гаскәренең полковнигы. Чыгышы белән типтәрләрдән.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россиянең Усы даругасы Ижбулды авылында (хәзерге Башкортстанның Яңавыл районына карый) 1721 елда (башка мәгълүматлар буенча 1722 елда) туган. 1773 елның ноябрендә, патша сәясәте белән риза булмаенча крәстияннәр күтәрелешенә кушылып китә. Каранай Моратов белән Ярмөхәммәт Кадермәтов отрядлары 1773 елның декабрендә Казан губернасының Сарапул шәһәре өчен сугыша һәм шәһәрне басып ала. 1774 елның яз һәм җәй айларында аның отрядлары Бәхтеяр Канкаев отрядлары белән бергә Башкортстанның төньяк‑көнбатышында каты сугыш алып бара. Ул үзе, халык арасында йөреп, күтәрелеш җитәкчесе Емельян Пугачевның төп халык гаскәренә Казан һәм Уфа губерналары кешеләрен үгетләп җыя. 1774 елның июнь—сентябрь айларында Ярмәхәммәт Кадермәтов гаскәре Бөре каласын алуда катнаша. А. А. Якубович җитәкчелегендәге Рус армиясе гаскәрләренә каршы Бөре шәһәре өчен алышта, Казан өчен барган каты сугышларда катнаша. Ярмөхәммәт Кадермәтов шулай ук Усы даругасыҖәлдәк волосте Мүзәк авылы (хәзерге Башкортстанның Краснокама районы) янында барган И. Г. Штерич җитәкчелегендәге патша хөкүмәте гаскәрләренә каршы көрәштә дә катнаша. 1774 елның ноябрендә Ярмәхәммәт Кадермәтов патшахакимияте алдындагы гаебен таный һәм патша гаскәренә үзе теләп бирелә. Күтәрелешнең актив катнашучысы Ярмөхәммәт Кадермәтов озак вакытлар Казан яшерен комиссиясе тикшерүе астында була. 1775 елның 31 маенда Россия Сенатының Яшерен экспедициясе карары белән төрмәдән азат ителә. Киләсе язмышы тарихчыларга билгесез калган.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Йәрмөхәммәт Ҡәҙермәтов // Башҡорт энциклопедияһы — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.