Ярмөхәммәт Кадыйрмәтов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ярмөхәммәт Кадыйрмәтов latin yazuında])
(Ярмөхәммәт Кадырмәтов битеннән юнәлтелде)
Ярмөхәммәт Кадыйрмәтов
Туган 1721
Үлгән 1775 елдан иртә түгел

Ярмөхммәт Кадырмәтов (17211775 елдан иртә түгел) — Пугачев гаскәре полковниге, Ишбулды авылыннан. 1773 елдан Каранай Моратов белән бергә Каракүл һәм Сарапул вулысларына һөҗүм итүдә катнашкан, 1773/1774 еллар кышында Минзәләне камап торуда катнашуы ихтимал. 1774 елның июнендә Бөре тирәсендә, июль-сентябрь айларында Нократта, Буй елгасының түбән агымында хәрәкәт иткән. 1774 елның 4 сентябрендә Салавт Юлаев белән бергә Иванай авылы тирәсендәге бәрелештә катнашкан. Сентябрь азагында гаебен танып Казан секрет комиссиясенә килгән.