Ярсыган эчәк синдромы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ярсыган эчәк синдромы latin yazuında])
Ярсыган эчәк синдромы
Сурәт
Саклык белгечлеге ашказан-эчәк белеме[d]
Симптомнар abdominal discomfort[d][1], bloating[d][1], Эч кату һәм эч китү
Диагностика юллары ректороманоскопия[d], колоноскопия[d] һәм физикальное обследование[d]
Дәвалау юллары диет[d], Алкалоидлар, спазмолитик[d], Лактулоза[d] һәм пробиотики[d]
Дәвалануда кулланыла торган дару Гиосциамин[d][2][3], Пропантелин бромид[d][2], alosetron[d][2][3], polycarbophil calcium[d][2], Линаклотид[d][3], Лубипростон[d][3], рифаксимин[d][3], Месалазин[d][3], Дицикломин[d][3], Лоперамид[d][3], Адалимумаб[d][3], Инфликсимаб[d][3], Линаклотид[d][4], alosetron[d][5], Тримебутин[d][6], Мебеверин[d] һәм tegaserod[d]
ICD-9-CM 564.1[1][7]
ICPC 2 идентификаторы D93
NCI Thesaurus идентификаторы C82343[1][7] һәм C82343[1]
 Ярсыган эчәк синдромы Викиҗыентыкта

Соңгы вакытта гастроэнтерологлар пациентларга «ярсыган эчәк синдромы» дигән диагнозны шактый еш куя башладылар. Статистика мәгълүматлары буенча, бу синдром белән планетабызның эре шәһәрләрендә яшәүче 25 % халык интегә. Нинди авыру соң ул? Аның нинди үзенчәлекләре бар? Бу авыру белән көрәшеп буламы? Түбәндә шул сорауларга җавап эзләп карыйк.

Ярсыган эчәк синдромы — корсакта авырту һәм эчәклек эшчәнлегендә тайпылыш барлыкка китерүче функциональ авыру ул. Бу очракта 5 эчәклекнең эч китү һәм эч кибү белән характерланучы хәрәкәт активлыгы ) бозылуы күздә тотыла. Шул ук вакытта сырхау кешенең, диагностик тикшерүләр узганнан соң, клиник тестлары нәтиҗәсе буенча да күренеп торган тайпылышларны еш кына табып булмый. Икенче төрле әйткәндә, авыруларда органик бозылышлар һәм үсеш зәгыйфьлеге сизелми.

Ярсыган эчәк синдромы барлыкка килүнең сәбәпләре нидә сон? Гастроэнтерологларның фикеренчә, төрле стресслар төп сәбәп булып тора. «Барлык авырулар — нервлардан» дип белми генә әйтмиләрдер, күрәсең. Дөрестән дә еш кабатланып торган тискәре эмоцияләр, мәсәлән, борчылулар, ачу чыгу, юкка да ярсып китү, үзеңнән канәгать булмау сәла­ мәтлеккә зыян китерә, аерым алганда, эчәклек эшчәнлегендә дә үзгәрешләр ачык сизелә башлый. Статистика буенча, ир-атлар белән чагыштырганда бу халәт хатын-кызларда ике тапкыр ешрак күзәтелә. Моны хатын-кызларның нерв системасының йомшаграк булуыннан дип аңлаталар. Ярсыган эчәк синдромына китергән башка сәбәпләр—кирәгеннән артык ашау, туклану режимын бозу, ашау рационында үсемлек ризыкларның аз булуы, газлар ясалуны арттыручы продуктларны күп куллану. Спиртлы эчемлекләр белән мавыгу да эчәклек эшчәнлеге тайпылышына китерергә мөмкин. Эчәклеккә арыганлык, эш һәм ял режимын бозу да тискәре тәэсир итә.

Ярсыган эчәк синдромы булганда, кендек янында һәм эчнең аскы өлешендә төрле дәрәҗәдәге авырту сизелә. Гадәттә ул газ чыгып, эч куыш­ лыгы бушаганнан соң узып китә. Эчәкләр хәрәкәтенең активлыгы бозылу кемдәдер — диарея, ә икенчеләрнең эч кибү белән үзен белгертә. Ярсыган эчәк синдромының тагын бер билгесе булып метеоризм тора. Бу синдромның тагын бер хәбәрчесе — авырулар, олы йомышларын үтәгәч, бәдрәфтән тулысынча бушану тойгысы белән чыкмыйлар.

Диагноз кую өчен бу симптомнарның аз булуы аңлашыла. Шуңа күрә авыруга тикшерүләр уздыралар, аларның нәтиҗәсе гастроэнтерологка карар чыгарырга мөмкинлек бирә.

Диагностика гомуми һәм биохимик кан анализын, эчәклеккә рент­ генография ясауны, колоноскопия (эчәкләрне махсус эндоскоп белән тикшерү) уздыруны үз эченә ала. Әгәр диагноз расланса, табиб авыруга кирәкле дәваны билгели. Медикаментлар белән дәвалау спазмолитиклар ярдәмендә авыртуны басуга, эчәклек микрофлорасын нормальләштерү, газ ясалуны киметүгә юнәлдерелә. Анамнезларында диарея симптомы булган авыруларга эчне ныгыта торган, ә эч кибүдән интегүчеләргә, киресенчә, йомшарта торган дарулар билгеләнә.

Дарулар бирмичә дәвалау — беренче чиратта диета куллануны күз ал­ дында тота. Ысланган ризыкларны, төрле әче тәмләткечләрне, каһвә, шоколад, газлар ясалуны арттыра торган кәбестә, камыр ризыкларын ашау рационыннан чыгару зарур. Менюга парда пешерелгән итле, балыклы ашамлыкларны кертергә кирәк. Тупас тартылган онга бодай көрпәсе кушып пешерелгән икмәкне ашарга тәкъдим ителә.

Ярсыган эчәкләр синдромын комплекслы дәвалаганда нерв системасы тайпылышларын коррекцияләү дә мөһим. Бу максаттан психотерапия сеанслары уздырыла, кирәк булганда дәва препаратлары да билгеләнә.

Физиотерапевтик процедуралар, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү дә чирне җиңәргә ярдәм итә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]