Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты latin yazuında])
Яр Чаллы дәүләт
педагогика университеты
Эшләү еллары 1990
Ректор Әлфинур Галиәкбәрова
Адрес 423806, Татарстан байрагы Татарстан, Яр Чаллы, ЗЯБ бистәсе, Низаметдинов урамы, 28 (1нче уку бинасы); Тимер юлчылар тыкрыгы, 9А (2нче уку бинасы)
[1]
Сайт tatngpi.ru

Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты (рус. Набережночелнинский государственный педагогический университет) — 1990 елда Татарстан АССРның Яр Чаллы шәһәрендә ачылган педагогика юнәлешле югары уку йорты. Гамәлгә куючысы — РФ югары белем һәм фән министрлыгы (2018 елның 15 маеннан РФ мәгариф министрлыгы). 20112015 еллардаЯр Чаллы дәүләт социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты.
Ректор (в. б., 2018 елның 13 февраленнән) — Әлфинур Галиәкбәрова, икътисад фәннәре кандидаты, доцент.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уку йортының логотибы

1980-елларда КамАЗ төзүчеләр шәһәре һәм халкының зур тизлек белән үсүе сәбәпле, һәртөрле белем һәм тәрбия бирү йортларында укытучы һәм тәрбиячеләр күпләп кирәк була башлый. Шуны истә тотып, 1990 елның 28 маенда Яр Чаллыда укытучылар һәм тәрбиячеләр әзерләүче Алабуга дәүләт педагогия институтының филиалы оештырыла. 3 факультетта: педагогика, сәнгать-графика, мәктәпкәчә белем бирү факультетларында белгечләр әзерләнә. Ю. И. Петрушин (19841991 елларда Яр Чаллы шәһәр башкарма комитеты рәисе), Т. Н. Галиуллин (19711986 елларда АДПИ ректоры) һәм вузның беренче ректоры З. Т. Шәрәфетдинов (19502002) башлангычы белән филиал мөстәкыйль вузга әверелә, яңа факультетлар ачыла: филология, математика, табигать фәннәре-география, чит телләр факультетлары.

1998 елда 7 факультетта: башлангыч белем бирү методикасы һәм педагогика, мәктәпкәчә педагогика һәм психология, чит телләр, татар филологиясе, математика һәм информатика, география, сәнгать-графика, филология факультетларында 3 мең студент белем ала. Татарстанда беренче буларак, әлеге югары уку йортының барлык факультетларында профиль фәннәрдән татар телендә белем бирә торган бүлекләр ачыла. КамАЗ заводы ярдәме белән вузның матди-техник базасы ныгытыла, 1994 елда икенче уку бинасы (Яр Чаллы, ЗЯБ бистәсе, Тимер юлчылар тыкрыгы, 9А) сафка баса. Югары уку йортында аспирантура ачыла.

2005 елда вузда 4 311 студент 11 белгечлек буенча укый.

2011 елның маенда институт РФ мәгариф һәм фән министрлыгы карары белән Яр Чаллы дәүләт социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты (рус. Набережночелнинский институт социально-педагогических технологий и ресурсов, НИСПТР) итеп үзгәртелә.

2015 елның декабрендә институтка «университет» дәрәҗәсе бирелә, исеме Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты (рус. Набережночелнинский государственный педагогический университет) итеп үзгәртелә.

Студентлар өчен 300 урынлык спорт-сәламәтләндерү комплексы (йөзү бассейны белән), 225 урынлык спорт залы, ике тулай торагы бар. Югары уку йорты студентлары арасында Чаллы яшьләренең өлеше — 30%[2].

Ректорлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Факультетлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Педагогика һәм психология факультеты
  • Филология факультеты
  • Физик тәрбия һәм спорт факультеты
  • Тарих-география факультеты
  • Математика һәм информатика факультеты
  • Сәнгатьләр һәм дизайн факультеты
  • Индустриаль-педагогика көллияте (2018 елдан)

Кафедралар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • З. Т. Шәрәфетдинов исемендәге Педагогика һәм психология кафедрасы
  • Башлангыч һәм мәктәпкәчә белем бирү теориясе һәм методикасы кафедрасы
  • Рус теле һәм әдәбияты кафедрасы
  • Татар теле һәм әдәбияты, аларны укыту методикасы кафедрасы
  • Роман-алман телләре һәм аларны укыту методикасы кафедрасы
  • Чит телләр кафедрасы
  • Биология һәм аны укыту методикасы кафедрасы
  • Георафия һәм аны укыту методикасы кафедрасы
  • Тарих һәм аны укыту методикасы кафедрасы
  • Рәсем сәнгате кафедрасы
  • Инновацияле дизайн кафедрасы
  • Инфоматика һәм хисаплау математикасы кафедрасы
  • Математика һәм аны укыту методикасы кафедрасы
  • Физик тәрбия һәм спорт кафедрасы

Белгечлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Гамәли информатика (бакалавриат, торып уку 4 ел, читтән торып уку 4 ел 6 ай)
  • Менеджмент (бакалавриат, читтән торып уку 4 ел 6 ай)
  • Туризм (бакалавриат, читтән торып уку 4 ел 6 ай)
  • Педагогика белеме (бакалавриат, торып уку 4 ел, читтән торып уку 4 ел 6 ай)
  • Психология-педагогика белеме (бакалавриат, торып уку 4 ел)
  • Махсус (дефектология) белем (бакалавриат, торып уку 4 ел, читтән торып уку 4 ел 6 ай)
  • Педагогика белеме (ике профильле белем алу, бакалавриат, торып уку 5 ел, читтән торып уку 5 ел 6 ай)
  • Документ тутыру һәм архив эше (бакалавриат, читтән торып уку 4 ел 6 ай)
  • Физик тәрбия (бакалавриат, торып уку 4 ел)
  • Адаптив физик тәрбия (сәламәтлегендә тайпылышлар булганнар өчен, бакалавриат, читтән торып уку 4 ел 6 ай)
  • Социаль-мәдәни эшчәнлек (бакалавриат, читтән торып уку 4 ел 6 ай)
  • Дизайн (бакалавриат, торып уку 4 ел, читтән торып уку 4 ел 6 ай)
  • Педагогика белеме (магистратура, торып уку 2 ел, читтән торып уку 2 ел 6 ай, торып-читтән торып уку 2 ел 5 ай)
  • Педагогика белеме (югары белемле белгечләр әзерләү, торып уку 3 ел, читтән торып уку 3 ел 6 ай)
  • Тел белеме һәм әдәбият белеме (югары белемле белгечләр әзерләү, читтән торып уку 3 ел 6 ай)
  • Физик тәрбия һәм спорт (югары белемле белгечләр әзерләү, читтән торып уку 3 ел 6 ай)
  • Гамәли информатика (махсус урта белем, торып уку 3 ел 10 ай)
  • Туризм (махсус урта белем, торып уку 3 ел 10 ай)
  • Мәктәпкәчә белем бирү (махсус урта белем, торып уку 3 ел 10 ай)
  • Башлангыч сыйныфларда укыту (махсус урта белем, торып уку 3 ел 10 ай)
  • Башлангыч сыйныфларда коррекцияле педагогика (махсус урта белем, торып уку 3 ел 10 ай)
  • Документ белән тәэмин итү һәм архив эше (махсус урта белем, торып уку 2 ел 10 ай)
  • Физик тәрбия (махсус урта белем, торып уку 2 ел 10 ай)
  • Дизайн (махсус урта белем, торып уку 2 ел 10 ай)

Югары уку йортын тәмамлаучылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Югары уку йорты ачылганнар алып, шәһәр, Идел-Урал төбәкләре, Татарстанның авыл районнары өчен 18 мең югары белемле белгеч әзерләнгән.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]