Яр Чаллы мәчетләре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яр Чаллы мәчетләре latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Яр Чаллы шәһәре мәчетләре:

Ак мәчет[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Ак мәчет (Чаллы)

Ак мәчетЧаллы шәһәрендә урнашкан мәчет. Мәчет бинасына җир Чаллы шәһәре аксакаллары КамАЗ генераль мөдиренең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдус Закирҗановка мөрәҗәгать итү нәтиҗәсендә бүленеп бирелә. Тау мәчетеннән мәхәлләнең бер өлеше шунда күченә. Бу бинаны ремонтлаттырып, манара куелып яхшы гына хәлгә китерелә. 1992 елның көзендә Чаллы ит комбинаты белән килешү нигезендә шәһәрдә беренче хәләл ит кибете ачыла, дини китаплар сатыла башлый. Мәчет бинасында мәдрәсә дә оештырыла. Ул 2000 елда ир-егетләр мәдрәсәсенә әйләндерелә. Мәдрәсәдә укыту төпле программа буенча алып барыла. Мәдрәсә халыктан кергән сәдакә исәбенә яши. Мәчет-мәдрәсә базасында 2003 елны Татарстан Диния нәзарәте имамнарның белемен күтәрү институтын оештыра. 2006 елны намаз залын киңәйтелә. Хатын-кызлар өчен аерым намаз залы эшләнә. Мәчетнең гомуми мәйданы 2500 м², спорт залы, компьютер классы, кибет бар. Ак мәчет шәһәр мәчетләре арасында иң зур намаз залына ия булу сәбәпле, биредә балаларның республика күләмендәге Коръән уку ярышлары үтә. Корбан гаетендә мәчет территориясендә корбан чалулар оештырыла.

Нур-Ихлас мәчете[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Нур-Ихлас мәчете

Нур-Ихлас мәчете — Чаллы шәһәрендә урнашкан мәчет. Мәчет 2005 елның 22 октябрендә рәсми төстә ачыла. Бу вакыйга шәһәрдә генә түгел, ә Татарстанда зур җанлылык тудыра. Мәчет ачу тантанасына мөфти Госман Исхакый җитәкчелегендә шәһәр, районнарның имам-мөхтәсибләре кунак булып килгәннәр. Анда шәһәр хакиме Илдар Халиков, мәчет төзелешенә булышлык күрсәтүче предприятие җитәкчеләре, күп санлы мөселманнар да катнашты.

Тау мәчете[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Тау мәчете

Тау мәчетеЧаллы шәһәрендә ачылган беренче мәчет. Мәчет урнашкан бина, 1980 елның 4 апрелендә хәрби Таһир Заһретдиновтан сатып алынып, намаз укыр өчен бүлмә буларак кулланыла башлый. Соңрак ул киңәйтелә, манара салына. 1989 елдан мәчеттә Идрис хәзрәт Галәветдин дини дәресләр бирә башлаган. 1997 елда мәчеткә килгән имам Рәфкать хәзрәт Хәррас тырышлыгы белән мәчет җиренең коймалары төзәтелде, түбә яңартылды, диварлар буялды.

Тәүбә мәчете[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүбә мәчетеЧаллы шәһәре мәчете. Ул милли һәм дини күтәрелеш елларында (1990-еллар) төзелә. Мәчет үзенчәлекле архитектурага ия. 1989 елның 1 апрелендә мәчет нигезенә беренче казык сугыла. Бу вакыйгада халык искиткеч күп бул. Шәһәр башлыгы Петрушин килмәсә дә, бу чарага мәчет төзелешенә матди ярдәм күрсәткән Тәлгать Таҗетдин килә. 23 августта мәчетне бина кылып, түбәсе ябылмаган килеш манарасына ай куела. Ай күтәрү татарларның Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу вакыйгасына туры китереп эшләнә. Күп илләрдән делегацияләр килә. Аннан соңгы 2,5 елда мәчетнең эчке эшләре башкарыла, территориясе төзекләндерелә. Тәүбә мәчете рәсми төстә 1992 елның 22 июлендә ачыла. Тәүбә мәчете 500 кешене сыйдыра, гомуми мәйданы 1,3 мең кв. метр, манарасы җирдән 53 метр биеклектә. Аена алтын йөгертелгән, аңа көмеш хәрефләр белән «Лә иләһә илләлләһи Мөхәммәдәрәсүлүллаһ» дип язылган. Фасадларга һәм намаз бүлмәсендә Аллаһ Тәгаләнең 99 исеме мәрмәр, төсле витраж һәм башка ысуллар белән төшерелгән. Тышкы бизәү эшләре аксыл известняк, шомартылган гранит һәм травертиннан эшләнгән.

Әбүзәр мәчете[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Әбүзәр мәчете

Әбүзәр мәчете — Чаллы шәһәрендә урнашкан мәчет. 1991 елның 12 маенда мәхәллә ачыла, аннан соң мәчеткә җир алына. Мәчет төзелешенә Тәлгать Таҗетдин 500 мең сум акча бирде. 1993 елның 1 октябрендә мәдрәсәдә укулар башланды, 240 шәкерт кабул ителә. Алардан 40 шәкерт торып, калганнары килеп укыды. Әбүзәр мәчете 200 кешегә исәпләнелгән.

Сөембикә мәчете[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чишмә мәчете[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Туфан мәчете[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рамазан мәчете[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Утыз Имәни мәчете[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]