Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты

| Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты | |
|---|---|
| Нигезләнү датасы | 1990[1] |
| Нигезләүче | Россия Федерациясенең мәгариф министрлыгы |
| Ректор | Әлфинур Галиәкбәрова |
| Дәүләт |
|
| Административ-территориаль берәмлек | Чаллы, Татарстан һәм Комсомол районы |
| Ана ширкәт | Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы |
| Адрес | 423806, Россия, Татарстан, Яр Чаллы, ЗЯБ бистәсе, Низаметдинов урамы, 28 |
| Рәсми веб-сайт | tatngpi.ru[1] |
Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты (рус. Набережночелнинский государственный педагогический университет) — 1990 елда Татарстан АССРның Яр Чаллы шәһәрендә ачылган педагогика юнәлешле югары уку йорты.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
1980-елларда КамАЗ төзүчеләр шәһәре һәм халкының зур тизлек белән үсүе сәбәпле, һәртөрле белем һәм тәрбия бирү йортларында укытучы һәм тәрбиячеләр күпләп кирәк була башлый. Шуны истә тотып, 1990 елның 28 маенда Яр Чаллыда укытучылар һәм тәрбиячеләр әзерләүче Алабуга дәүләт педагогия институтының филиалы оештырыла. 3 факультетта: педагогика, сәнгать-графика, мәктәпкәчә белем бирү факультетларында белгечләр әзерләнә. Ю. И. Петрушин (1984—1991 елларда Яр Чаллы шәһәр башкарма комитеты рәисе), Т. Н. Галиуллин (1971—1986 елларда АДПИ ректоры) һәм вузның беренче ректоры З. Т. Шәрәфетдинов (1950—2002) башлангычы белән филиал мөстәкыйль вузга әверелә, яңа факультетлар ачыла: филология, математика, табигать фәннәре-география, чит телләр факультетлары.
1998 елда 7 факультетта: башлангыч белем бирү методикасы һәм педагогика, мәктәпкәчә педагогика һәм психология, чит телләр, татар филологиясе, математика һәм информатика, география, сәнгать-графика, филология факультетларында 3 мең студент белем ала. Татарстанда беренче буларак, әлеге югары уку йортының барлык факультетларында профиль фәннәрдән татар телендә белем бирә торган бүлекләр ачыла. КамАЗ заводы ярдәме белән вузның матди-техник базасы ныгытыла, 1994 елда икенче уку бинасы (Яр Чаллы, ЗЯБ бистәсе, Тимер юлчылар тыкрыгы, 9А) сафка баса. Югары уку йортында аспирантура ачыла.
2005 елда вузда 4 311 студент 11 белгечлек буенча укый.
2011 елның маенда институт РФ мәгариф һәм фән министрлыгы карары белән Яр Чаллы дәүләт социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты (рус. Набережночелнинский институт социально-педагогических технологий и ресурсов, НИСПТР) итеп үзгәртелә.
2015 елның декабрендә институтка «университет» дәрәҗәсе бирелә, исеме Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты (рус. Набережночелнинский государственный педагогический университет) итеп үзгәртелә.
Гамәлгә куючысы — РФ югары белем һәм фән министрлыгы (2018 елның 15 маеннан РФ мәгариф министрлыгы).
Факультетлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Педагогика һәм психология факультеты
- Филология факультеты
- Физик тәрбия һәм спорт факультеты
- Тарих-география факультеты
- Математика һәм информатика факультеты
- Сәнгатьләр һәм дизайн факультеты
- Индустриаль-педагогика көллияте (2018 елдан)
Кафедралар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- З. Т. Шәрәфетдинов исемендәге Педагогика һәм психология кафедрасы
- Башлангыч һәм мәктәпкәчә белем бирү теориясе һәм методикасы кафедрасы
- Рус теле һәм әдәбияты кафедрасы
- Татар теле һәм әдәбияты, аларны укыту методикасы кафедрасы
- Роман-алман телләре һәм аларны укыту методикасы кафедрасы
- Чит телләр кафедрасы
- Биология һәм аны укыту методикасы кафедрасы
- Георафия һәм аны укыту методикасы кафедрасы
- Тарих һәм аны укыту методикасы кафедрасы
- Рәсем сәнгате кафедрасы
- Инновацияле дизайн кафедрасы
- Инфоматика һәм хисаплау математикасы кафедрасы
- Математика һәм аны укыту методикасы кафедрасы
- Физик тәрбия һәм спорт кафедрасы
Белгечлекләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Гамәли информатика (бакалавриат, торып уку 4 ел, читтән торып уку 4 ел 6 ай)
- Менеджмент (бакалавриат, читтән торып уку 4 ел 6 ай)
- Туризм (бакалавриат, читтән торып уку 4 ел 6 ай)
- Педагогика белеме (бакалавриат, торып уку 4 ел, читтән торып уку 4 ел 6 ай)
- Психология-педагогика белеме (бакалавриат, торып уку 4 ел)
- Махсус (дефектология) белем (бакалавриат, торып уку 4 ел, читтән торып уку 4 ел 6 ай)
- Педагогика белеме (ике профильле белем алу, бакалавриат, торып уку 5 ел, читтән торып уку 5 ел 6 ай)
- Документ тутыру һәм архив эше (бакалавриат, читтән торып уку 4 ел 6 ай)
- Физик тәрбия (бакалавриат, торып уку 4 ел)
- Адаптив физик тәрбия (сәламәтлегендә тайпылышлар булганнар өчен, бакалавриат, читтән торып уку 4 ел 6 ай)
- Социаль-мәдәни эшчәнлек (бакалавриат, читтән торып уку 4 ел 6 ай)
- Дизайн (бакалавриат, торып уку 4 ел, читтән торып уку 4 ел 6 ай)
- Педагогика белеме (магистратура, торып уку 2 ел, читтән торып уку 2 ел 6 ай, торып-читтән торып уку 2 ел 5 ай)
- Педагогика белеме (югары белемле белгечләр әзерләү, торып уку 3 ел, читтән торып уку 3 ел 6 ай)
- Тел белеме һәм әдәбият белеме (югары белемле белгечләр әзерләү, читтән торып уку 3 ел 6 ай)
- Физик тәрбия һәм спорт (югары белемле белгечләр әзерләү, читтән торып уку 3 ел 6 ай)
- Гамәли информатика (махсус урта белем, торып уку 3 ел 10 ай)
- Туризм (махсус урта белем, торып уку 3 ел 10 ай)
- Мәктәпкәчә белем бирү (махсус урта белем, торып уку 3 ел 10 ай)
- Башлангыч сыйныфларда укыту (махсус урта белем, торып уку 3 ел 10 ай)
- Башлангыч сыйныфларда коррекцияле педагогика (махсус урта белем, торып уку 3 ел 10 ай)
- Документ белән тәэмин итү һәм архив эше (махсус урта белем, торып уку 2 ел 10 ай)
- Физик тәрбия (махсус урта белем, торып уку 2 ел 10 ай)
- Дизайн (махсус урта белем, торып уку 2 ел 10 ай)
Инфраструктура
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Студентлар өчен 300 урынлык спорт-сәламәтләндерү комплексы (йөзү бассейны белән), 225 урынлык спорт залы, ике тулай торагы бар. [3].
Шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Ректорлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- 1990—2002 — З. Т. Шәрәфетдинов
- 2002—2005 — Г. Р. Әгъләмова
- 2005—2006 — И. С. Сафуанов
- 2006—2018 — Ф. З. Мостафина
- 2018 елдан — Ә. А. Галиәкбәрова, икътисад фәннәре кандидаты, доцент.
Укытучылар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Шулай ук карагыз: Төркем:Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты укытучылары.
Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!
| туу датасы | Исем | әлма-матер | һөнәр төре | Викиҗыентыктагы төркем | үлем датасы |
|---|---|---|---|---|---|
| 1949-08-05 | Нурия Чинкина | Илья Николаевич Ульянов исемендәге Сембер дәүләт педагогия университеты | педагог | 2009-06-04 | |
| 1949-10-12 | Равия Абдуллина | Казан (Идел буе) федераль университеты | |||
| 1951-10-24 | Рәис Шәйхелисламов | Казан (Идел буе) федераль университеты Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты Казан федераль университетының Алабуга институты Мөслим лицее |
|||
| 1973-11-27 | Айгөл Әхмәтгалиева | Казан (Идел буе) федераль университеты | язучы журналист драматург мөхәррир |
Aigul Ahmetgalieva | |
| Тимур Мәгъсүмов | тикшеренүче |
Тәмамлаучылар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Шулай ук карагыз: Төркем:Яр Чаллы дәүләт педагогика университетын тәмамлаучылар.
Югары уку йорты ачылганнар алып, шәһәр, Идел-Урал төбәкләре, Татарстанның авыл районнары өчен 18 мең югары белемле белгеч әзерләнгән.
- Әлфия Ситдыйкова. язучы.
- Гөлназ Әдһәмова, рәссам.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- 1 2 3 4 GRID Release 2017-05-22 — 2017-05-22 — 2017. — doi:10.6084/M9.FIGSHARE.5032286
- ↑ Directory of Open Access Journals — 2003.
- ↑ Валентина Шистерова. Альфинур Галиакберова: «Не буду лукавить – уровень университета должен быть намного выше». «Бизнес Online», 03.05.2018 (рус.)
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Уку йортының рәсми сайты
- НГПУ: сайт для абитуриентов 2018 елның 17 июль көнендә архивланган
- Уку йортының Вконтакте сәхифәсе
- Уку йортының студентлар һөнәри берлеге ошмасының Вконтакте төркеме рәсми сәхифәсе
- Уку йорты турында фильм (1:16)
- Уку йорты турында фильм 2018 елның 6 август көнендә архивланган (2:25)
