Яр Чаллы сәнгать көллияте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яр Чаллы сәнгать көллияте latin yazuında])
(Яр Чаллы сәнгать училищесы битеннән юнәлтелде)
Яр Чаллы сәнгать көллияте
Элеккеге исемнәр Яр Чаллы сәнгать училищесы (1979-2007)
Нигезләү елы 1979
Урын Россия байрагы Татарстан байрагы Яр Чаллы
Адрес 423802, ТР, Яр Чаллы, Тукай яр буе урамы, 33.
Сайт http://uui-rb.ru/
Көллиятнең уку бинасы

Яр Чаллы сәнгать көллияте, рус. Набережночелнинский колледж искусств1979 елдан Татарстан АССРның (1991 елдан Татарстан) Яр Чаллы шәһәрендә эшләп килүче, Татарстан мәдәният министрлыгы карамагындагы уку йорты, дәүләт мохтариятлы урта һөнәри белем бирүче уку йорты (көллият).
Устав буенча исеме — Татарстан Республикасының урта һөнәри белем бирү автономияле дәүләт мәдәният учреждениясе «Яр Чаллы сәнгать көллияте», рус. Государственное автономное образовательное учреждение среднего профессионального образования Республики Татарстан «Набережночелнинский колледж искусств», ингл. The State Autonomous Educational Institution of the Secondary professional Education «The Art College of Naberezhnye Chelny»[1].
Балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләре өчен һөнәри әзерлекле укытучылар, балет һәм халык биюләре ансамбльләре өчен артистлар, хореографлар, мәдәният һәм сәнгать оешмалары өчен хезмәткәрләр, һөнәри рәссамнар һәм дизайнерлар, музыкантлар әзерли.
Көллият — Татарстанда сәнгать өлкәсендә күппрофильле белгечләр әзерләүче бердәнбер урта һөнәри белем бирүче дәүләт уку йорты [2].
Көллияттә рус һәм татар телләрендә белем бирелә.
Директор (2001 елдан) — Рамил Бәдретдинов, фәлсәфә фәннәре кандидаты, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1979 елның 12 июнендә РСФСР мәдәният министрлыгы боерыгы, ТАССР министрлар шурасы карары белән Яр Чаллы сәнгать училищесы буларак оештырылган. Башта 3 бүлек ачылган: уен коралларында уйнау осталыгы (фортепиано, кыллы, тынлы һәм бәрмә уен кораллары), хореография осталыгы, сәнгатьчә бизәү. Соңрак тагын 3 бүлек өстәлә: вокал сәнгате, халык оркестры уен кораллары, музыка теориясе. Сәнгатьчә бизәү бүлеге исеме «Дизайн бүлеге» итеп үзгәртелә.
  • 2007 елның 24 августыннан Яр Чаллы сәнгать көллияте.
  • 2008 елның гыйнварыннан мохтариятлы уку йорты.

Директорлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1979 З.В. Мостафин, ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе
  • 1981 Г.З. Фәйзуллин
  • 1988 А.С. Егоров, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре
  • 2001 елдан Р.Б. Бәдретдинов

Белгечлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Уен коралларында башкару (фортепино, кыллы оркестр уен кораллары, тынлы һәм бәрмә уен кораллары, халык оркестры уен кораллары)
  • Музыка теориясе
  • Бию сәнгате (төрләр буенча)
  • Дизайн (тармаклар буенча)
  • Җыр сәнгате

«Уен кораллында башкару» бүлеген тәмамлаучыларның һәр икенчесе Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Екатеринбург, Түбән Новгород консерваторияләрендә, Гнесиннар исемендәге музыка академиясендә укуын дәвам иттерә.
«Дизайн» бүлеген тәмамлаучылар Мәскәүнең ВГИК, Строганов исемендәге сәнгать-сәнәгать университетына, Санкт-Петербургның барон Штиглиц (элекке Мухина) исемендәге сәнгать академиясенә, Казан, Түбән Новгород, Екатеринбург, Ижау архитектура-төзелеш академияләренә укырга керә.

Көллиятне тәмамлаучылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уку йортында 35 ел дәвамында 1 750 белгеч әзерләнгән.
Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле, «Казан» милли-мәдәни үзәгенең бию ансамбле, Яр Чаллының «Визит» джаз-оркестры (җитәкчесе Владимир Завьялов), «Провинция» камера оркестры (җитәкчесе Игорь Лерман) артистларының күпчелеге әлеге уку йортын тәмамлаган[3]. Яр Чаллы шәһәренең балаларга өстәмә белем бирү оешмалары хезмәткәрләренең 65 % ы, шәһәр иҗади коллективлары составының 37% ы — көллиятне тәмамлаучылар.
«Березка» академия хореография ансамблендә, И. Моисеев исемендәге дәүләт академия бию ансамблендә, «Гжель» дәүләт бию ансамлендә, М.Е. Пятницкий исемендәге рус халык хорының бию төркемендә, дәүләт академик Казак хорында, Төньяк флотның һәм Балтика флотының хәрби-диңгез ансамбльләрендә, Мәскәү хәрби округы ансамблендә, РФ ЭЭМ җыр һәм бию ансамблендә, Башкортстан һәм Коми дәүләт бию ансамбльләрендә, Чуаш дәүләт опера һәм балет театрында һ.б. көллиятнең «Бию сәнгате» бүлеген тәмамлаучылар хезмәт куя.
Көллиятне тәмамлаган РФ рәссамнар берлеге әгъзалары:

Бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яр Чаллының ГЭС бистәсендә урнашкан бина 1979 елда кирпечтән 2 катлы итеп төзелгән.
Көллиятнең тулай торагы юк.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]