Ясумаса Канада
Ясумаса Канада ((金田 康正), 1949, Химэдзи —2020 елның 11 феврале) — япон математигы[1][2].
Ясумаса Канада гыйльми даирәләрдә үзенең пи санын (аның өтердән соң кыйммәтен) исәпләү буенча эшләре белән ат казанган. 1997 елдан бирле ул — Токио университетының информатика профессоры.
π санын исәпләү
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Хәзерге көнгә кадәр Ясумаса Канада пи санының кыйммәтен исәпләү буенча рекордка ия. Шулай, Hitachi SR 8000/MPP суперкомпьютеры пи санының өтердән соң 1,2411 триллион тамгасын исәпләгән. Компьютерның исәпләү тизлеге — секундына 2 триллион операция, ә оператив хәтер — 1 терабайт[3]. Бу исәпләү 2002 елның 6 декабрендә чынлыкка ашкан һәм 400 сәгатьтән артык дәвам иткән[4]. Исәпләүләр Мэчин формулалары буенча алып барылган булган, әмма шулай ук башка алгоритмнар: Брент—Саламин, Борвейннарныкы һ.б. кулланылган булган.[3] 1995 елда махсус Бейли—Борвейн—Плауфф формуласы барлыкка китерелгән булган[3]:
Элегрәк, 1981 елда Ясумаса пи санының өтердән соң ике миллион тамгага кадәр кыйммәтен исәпләгән[5]. 1995 елда 6 миллиард тамга мәгълүм булган[3]. 1997 елга ул өтердән соң 51 539 600 000 тамга исәпли алган[6]. 1999 елда — 206 158 430 000 тамга[3].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ Аурика Луковкина. Новейший словарь кроссвордиста. — 2018.
- ↑ Виталий Земляк. Самая полная энциклопедия кроссвордиста. — Litres, 2017. — С. 539. — ISBN 5457389618. — ISBN 9785457389618.
- 1 2 3 4 5 Сергей Шумихин, Александра Шумихина. Число Пи. История длиною в 4000 лет / под ред. В. Обручева; худ. ред. А. Дурасов. — Москва: Эксмо, 2011. — С. 57. — 197 с. — ISBN 5457404196. — ISBN 9785457404199.
- ↑ Наталья Ольшевская. Большая книга нумерологии.
- ↑ Саймон Сингх. Симпсоны и их математические секреты. — Москва: Манн, Иванов и Фербер, 2016. — С. 163. — 268 с.
- ↑ Наука и жизнь, выпуск 9-12 / Всесоюзное общество "Знание.". — Правда, 1997. — С. 23.