Ятим кыз Хәтирә (җыр)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ятим кыз Хәтирә (җыр) latin yazuında])
Ятим кыз Хәтирә
Жанр халык җыры[d]
Автор башкортлар
Башкаручы башкортлар
Чыгыш иле  Әбҗәлил районы
Чыгару датасы 1945

Ятим кыз Хәтирә — башкорт халык җыры, Уфа сәнгать институтының фольклор музыкасы белгече Х. Ихтисамов аны башкорт фольклорчысы Шоңкаров Нигъмәт Динәхмәт улы фольклор экспедицияләре барышында яздырып алган дигән мәгълүмат биргән[1]. Җыр «Матур кыз Хәтирә» дигән атама белән дә очрый. Шул ук вакытта Х. Ихтисамов атаклы курайчы Гата Сөләймәнов 1945-1946 елларда Әбҗәлил районында язып алган вариант турында да язып чыккан һәм җырның тарихын бәян иткән.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гата Сөләймәнов язып алган вариантта күренеш Әбҗәлил районының Ташбулат һәм Салават дигән авыллары тирәсендә булган дип әйтелә. Ике ятим бала — кыз белән малай — хәер сорашып көн күргәннәр. Ятим диеп кыерсытканнарга, туган булмасалар да, икәүләшеп каршы торганнар, бер-берсен яклашалар. Үскәч бергә көтү көткәннәр.

Хәтирә исемле кыз матур булып буй җиткергән, хәлле гаиләләрдән аны сорый башлаганнар, әмма кыз берсенә дә риза булмаган, ятим егет белән бер-берсенә гашыйк булалар. Зина кылалар дип хәбәр таратып, егетне авылдан сөрәләр. Әммә кыз бер кемгә дә чыгырга ризалык бирми. Авыл байлары аны көчләп кияүгә бирмәкче булалар. Әммә Хәтирә егетенә хәбәр биреп өлгерә, һәм ул кызны алып кача. Алар шулай кавышып, бергә яши башлыйлар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]