Яунде

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яунде latin yazuında])
Яунде
фр. Yaoundé
Нигезләнү датасы 1888
Сурәт
Рәсми исем Yaoundé
Демоним Yaoundéen[1] һәм Yaoundéenne[1]
Дәүләт  Камерун
Нәрсәнең башкаласы Камерун, Центральный регион[d] һәм Германский Камерун[d]
Административ-территориаль берәмлек Центральный регион[d]
Сәгать поясы UTC+01:00
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы mayor of Yaoundé[d]
Халык саны 2 440 462 (2012)
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 764 метр
Кардәш шәһәр Удине[2], Шеньяң[3] һәм Эдеса[d][4]
Моның хуҗасы Стад Ахмаду Ахиджо[d]
Мәйдан 180 ± 1 км²
Объектның күренешләре өчен төркем [d]
Карта
 Яунде Викиҗыентыкта

Яунде (фр. Yaoundé) — Камерунның башкаласы, Үзәк регионның һәм Мфунди департаментының административ үзәге. Башкаланың барлык диярлек территориясен үзәк урам — авеню Кеннеди буйлап урнашкан районнар, һәм шулай ук аңа якын булган били.

Географик урнашу һәм климаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яунде Камерунның көньяк-көнчыгыш өлешендә, диңгез өсте дәрәҗәсеннән 730 метр биеклектә урнашкан[5]. Кала тау платосы — Камерун яссы таулыгында ята. Климат субэкваториаль. Ике озын дымлы һәм ике кыска коры мизгелләр (гыйнвар-февраль һәм июль) бар. Гыйнварның уртача һава температурасы +23°С, ә июльнеке +21°С тирәсе. Уртача еллык явым-төшем микъдары — 1750 мм. Яңгырлар башлыча сентябрьдән ноябрьгә һәм апрельдән июньгә кадәр чорда ява.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бельгия армия частьлары Яундены били. 1915 ел.

Яунде 1888 елда (яки 1889 елда[5]), Камерун Алмания протектораты астында булган чорда нигезләнгән[6]. Беренче дөнья сугышы чорында, 1915 елда Яунде Бельгия гаскәрләре тарафыннан оккупацияләнә, ә 1922 елда Француз Камерунның башкаласы дип игълан ителә. 1940-1946 елларда башкала статусын Дуала шәһәре үти. 1960 елда Франциядән бәйсезлек алгач, Яундеда хөкүмәт, 1961 елдан — федераль хөкүмәт, 1972 елдан — Бердәм Камерун Республикасы Хөкүмәтенең резиденциясе урнаша.

Яундеда автобуслар.
Шәһәр күренеше.
Яунде да спорт сарае.

Халкы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яунде халкының исәбе 1 миллион 800 меңнән артык кеше тәшкил итә. Шәһәрдә бамилеке (бөтен шәһәр халкының якынча 25 %ын тәшкил итә), фулани (якынча 10 %), һәм шулай ук фанг, дуала, фульбе этник төркемнәренең вәкилләре яши. Дәүләт телләре итеп инглиз һәм француз телләре исәпләнә, берничә африка сөйләшләре таралган (башлыча банту телләре төркеменең). Башкала халкының яртысы диярлек — католиклар, ә калганнары мөселманнар һәм төбәк традицион ышануларын тотучылар.

Численность населения по годам[7]
Җан саналу датасы 1976 1979 1987 2005
Халык исәбе 313 706 400 000 649 252 1 817 524

Сәламәтлек саклау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәрнең иң зур хастаханәсе дип Яунде үзәк хастаханәсе исәпләнә, биредә 650 койка бар. 1985 елда төзелгән Яунде гомуми хастаханәсендә 302 койка бар[8].

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1962 елда Яундеда университет ачыла[6]. Шәһәрдә тагын башка югары уку йортлары бар: Югары авыл хуҗалыгы мәктәбе, Югары милли политехник мәктәп, Югары педагогия мәктәбе, Хакимият милли мәктәбе һәм Халыкара мөнәсәбәтләр институты. Камерун милли һәм университет китапханәләре илнең иң зур китапханәләре булып тора[9]. Шәһәрдә шулай ук Камерун дәүләт архивы урнашкан.

1996 елда шәһәрдә җиңел атлетика буенча Африка чемпионаты уздырыла.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 http://cnig.gouv.fr/wp-content/uploads/2020/02/CNT-PVM_r%C3%A9vis%C3%A9_2020-01-27-1.pdf
  2. https://www.udine20.it/a-udine-tutte-le-citta-gemellate-2225-ott/2009/10/20/
  3. Cameroun: Shenyang accueille le couple présidentiel
  4. Cameroun: Yaoundé désormais jumelle d'Edessa
  5. 5,0 5,1 Яунде — Энциклопедия «Вокруг Света». Vokrugsveta.ru. әлеге чыганактан 2013-03-15 архивланды. 2013-03-13 тикшерелгән. Чыганакка җибәрү хатасы: Ярамаган <ref> исемле тамга: «vokrugsveta» исеме берничә тапкыр төрле эчтәлек өчен билгеләнгән
  6. 6,0 6,1 «Yaoundé.» Encyclopædia Britannica. Encyclopædia Britannica Ultimate Reference Suite. Chicago: Encyclopædia Britannica, 2012
  7. GeoHive — Cameroon population statistics, archived from the original on 2013-05-11, retrieved 2021-05-28 
  8. Montois Partners: Selected and Current Works / Binder, George. — Images Publishing, 2001.анг--> — P. 126. — 256 p. — ISBN 978-1-86470-069-5.
  9. [ Яунде] — ЗСЭ