Яфрак


Яфрак (лат. folium, грек. φύλλον) — ботаникада үсемлекләрнең вегетатив органы, бәбәкнең бер өлеше. Төп функцияләре — фотосинтез, газ алмашу һәм транспирация. Фотосинтез башкаруга кирәкле яктылык күбрәк үтеп керсен өчен, яфраклар гадәттә юка, җәймәсыман формага ия. Яфрак шулай ук үсемлекнең сулыш, парга әйләнү һәм су үткәрү органы булып хезмәт итә. Яфраклар су һәм туклыклы матдәләрне туплый ала, һәм кайбер үсемлекләрдә алар башка функцияләрне дә башкара.
Яфрак анатомиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
Кагыйдә буларак, яфрак түбәндәге тукымалардан тора:
- Эпидермис — мохитнең зыянлы тәэсиреннән һәм суның артык парга әйләнүеннән саклаучы күзәнәкләр катламы. Еш кына эпидермис өслегендә балавызсыман матдәләрдән торучы кутикула ята.
- Мезофилл, яки паренхима — фотосинтез функциясен башкаручы эчке хлорофиллы тукыма.
- Су хәрәкәте өчен каналлардан һәм иләксыман көпшәләрдән торган үткәргеч бәйләмнәрне сыйдыручы тамырлар челтәре. Ул эретелгән тозлар, шикәрләр һәм механик элементларны тарата.
- Авызчыклар — гадәттә яфракларның аскы өслегендә урнашкан махсус күзәнәкләр комплексы. Алар аша артык суның парга әйләнеше (транспирирация) һәм газ алмашу бара.
Эпидерма
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Яфрак өске һәм аскы яктан юка үтә күренмәле тиречек белән капланган, аның күзәнәкләре яфракны зарарланудан һәм кибүдән саклый. Эпидерма (тиречек) — яфракны һәр яктан каплый торган күзәнәк катламы; ул яфрак белән әйләнә-тирә дөнья арасындагы чикне тәшкил итә. Эпидермис берничә мөһим функция башкара: ул суны артык парга әйләндерүдән саклый, әйләнә-тирә мохит белән газ алмашуны көйли, метаболик матдәләрне бүлеп чыгара һәм кайбер очракларда су сеңдерә. Күпчелек яфракларның дорсовентраль анатомиясе бар: яфракның өске һәм аскы өслеге төрле структураларга ия һәм төрле функцияләр башкара.
Тиречекнең төссез һәм үтә күренмәле күзәнәкләре арасында парлап урнашкан йомгыч күзәнәкләр очрый, аларның цитоплазмасында яшел пластидлар — хлоропластлар була. Алар арасында ярык бар. Бу күзәнәкләрне һәм алар арасындагы ярыкны авызчык дип атыйлар. Авызчык ярыгы аша яфракка һава керә һәм су парга әйләнә.
Күпчелек үсемлекләрдә авызчыклар, нигездә, яфрак
җәймәсенең аскы ягының тиречегендә була. Су өслегендә йөзә торган су үсемлекләренең авызчыклары яфракның өске ягында гына була, ә су астындагы яфракларда
авызчыклар бөтенләй булмый. Авызчыклар бик күп була.
Мәсәлән, юкә яфрагында аларның саны миллионнан артык, ә кәбестә яфрагында берничә миллион авызчык.
Эпидермис гадәттә үтә күренмәле (анда хлоропластлар гадәттә очрамый) һәм тышкы яктан парга әйләнүдән саклаучы балавыз катламы (кутикула) белән капланган. Яфракның аскы өлешендә кутикула гадәттә өске якка караганда юкарак, ә коры климатлы биотопларда калынрак.
Эпидерма түбәндәге күзәнәк төрләреннән тора: эпидермаль (яки мотор) күзәнәкләр, саклау күзәнәкләре, ярдәмлек күзәнәкләре һәм трихомалар. Эпидермаль күзәнәкләр иң күп, иң эре, иң аз яраклашкан. Бер өлешле үсемлекләрдә алар ике өлешлеләрнекенә караганда озынрак. Эпидермис авызчык дип аталган тишемнәр белән капланган. Алар хлоропластларга ия булган саклау күзәнәкләре һәм хлоропластлары булмаган ике-дүрт ярдәмче күзәнәк белән әйләндереп алынган комплекс барлыкка китерә. Бу комплекс яфрак белән әйләнә-тирә арасында парга әйләнү һәм газ алмашуны көйли. Гадәттә, яфракның аскы өлешендә авызчыклар күбрәк. Күпчелек төрләрдә эпидермис өстендә трихомалар үсә.
Мезофилл
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Яфракның эчке өлеше паренхимадан (төп тукыма) яки мезофиллдан тора. Гадәттә, мезофилл хлорофилл синтезлаучы күзәнәкләрдән тора, шуңа күрә аңа карата хлоренхима синонимы да кулланыла. Фотосинтез продукты фотосинтат дип атала.
Абагасыманнарда һәм күпчелек чәчәкле үсемлекләрдә мезофилл ике катламга бүленә:
- Өске, эпидермис астындагы тыгыз, вертикаль урнашкан баганасыман катлам. Бу катлам күзәнәкләрендә хлоропластлар чагыштырмача күп була. Озын, цилиндрик күзәнәкләр гадәттә бер-биш катламда урнашкан. Алар кояш нурларын уңышлырак йоту өчен оптималь рәвештә яфракның читендә урнашкан. Күзәнәкләр арасындагы кечкенә бушлыклар углекислый газны йоту өчен кулланыла. Суның капиллярлы хәрәкәтен тәэмин итәр өчен бушлыклар кечкенә булырга тиеш. Үсемлекләр үз структураларын кояшта да, күләгәдә дә оптималь яктылык алу өчен җайлаштыралар. Кояшлы шартларда үсүче яфракларның күпкатлы баганасыман катламы бар, күләгәле һәм җиргә якын яткан карт яфракларда бер генә катлам була ала.
- Аскы, көпшәк катламның күзәнәкләре тыгыз урнашмаган, алар арасында авызчыкка тоташучы күзәнәкара киңлекләр системасы бар. Мондый төзелеш аркасында көпшәк тукыма зур эчке өслек мәйданына ия. Бу яфракның газлар һәм су алмашында зур роль уйный.
Яфрак сеңерчәләренең төзелеше.
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Әгәр яфрак җәймәсенең аркылы кисемен микроскоптан карасаң, анда каналлардан, иләксыман көпшәләрдән һәм җепселләрдән торган сеңерчәләрне — яфракның үткәргеч бәйләмнәрен күрергә мөмкин. Калын тышчалы нык сузылган күзәнәкләр — җепселләр яфракка ныклык бирәләр. Каналлар (сосудлар) буйлап су һәм анда эрегән минераль матдәләр хәрәкәт итә. Иләксыман көпшәләр, каналлардан аермалы буларак, озын тере күзәнәкләрдән тора. Күзәнәкләр арасында бүлгеләр тишкәләнгән, шуңа күрә алар иләк кебек. Иләксыман көпшәләр буйлап яфраклардан органик матдәләрнең эремәсе хәрәкәт итә.
Яфрак морфологиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Чәчәкле үсемлекләрнең яфрагы сабакта ян урын алып тора, гадәттә, ул яфрак җәймәсеннән һәм яфрак сабыннан тора. Күп кенә үсемлекләрнең яфрак сабы булмый — мондый яфраклар утырма яфрак дип атала. Яфракның түбәнге өлеше — төп, яфрак сабындагы үсентеләре төпчек яфраклар дип атала. Ләкин кайбер үсемлекләрдә төпчек яфраклар (сирень, энҗе чәчәк) һәм яфрак саплары (җитен, элодея, канәфер чәчәк) булмаска мөмкин.
Яфраклар яфрак сабындагы яфрак җәймәсенең саны белән дә аерылалар. Юкә, каен яфракларының яфрак сабында бер генә яфрак җәймәсе — болар гади яфраклар. Миләш, гөләп, акациянең (сәрвинең) яфрак сабында берничә яфрак җәймәсе — болар катлаулы яфраклар.
Яфракта сулау, туклыклы матдәләр ясалу, суның парга әйләнү процесслары бара. Кайбер үсемлекләрнең яфраклары үзгәрә һәм үзләренә хас булмаган функцияләр башкара: кактусның чәнечкеләре — саклагыч, борчакның мыекчалары терәк функциясен үтиләр, алар нечкә, йомшак сабакны вертикаль торышта тоталар.
-
Гади яфрак, Усак ( Populus tremula )
-
Парлы булмаган каурыйсыман яфрак, Гөлчәчәк
-
Бармаксыман яфрак, Гади ат кәстәнәсе (Aesculus hippocastanum)
-
Бармаксыман аерчалы яфрак, [1] (Helleborus niger)

Уң почмактан сәгать уңае буенча: өч аерчалы, овал вак пычкы читле, калкансыман бармаксыман сеңерчәле, очлы парлы булмаган каурыйсыман (үзәктә), каурыйсыман аерчалы, калаксыман, овал бөтен читле яфраклар.
Яфрак формасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Формасы буенча яфрак:
- Җилпәзәсыман: ярымтүгәрәк
- Икеләтә-каурыйсыман: һәр яфракчык каурыйсыман
- Дельтасыман: өчпочмаклы яфрак, өчпочмак нигезе белән сабакка берегә
- Учсыман: күп калакларга бүленгән
- Очлы: чөйсыман, озын очлы
- Энәсыман: нечкә һәм очлы
- Чөйсыман: өчпочмаклы яфрак, очы белән сабакка берегә
- Сөңгесыман: очлы, энәле
- Ланцетсыман: яфрак озын, уртасы киң
- Кыяк: озын һәм тар яфрак
- Калаклы: берничә калакка ия
- Көрәксыман: көрәккә охшаган яфрак
- Парлы булмаган каурыйсыман: очында парсыз яфракчыгы булган каурыйсыман яфрак
- Кире ланцетсыман: өске өлеше аскы өлешенә караганда киңрәк
- Кире йөрәксыман: йөрәксыман яфрак, очлы өлеше белән сабакка берегә
- Кире йомырка: тамчы сыман, очлы ягы белән сабакка берегә
- Овал: кыска очка ия булган овал
- Бер калаклы: бер яфракчыкка ия
- Түгәрәк: түгәрәк формалы
- Бармаксыман: бармак сыман калакларга бүленгән
- Парлы каурыйсыман: өске яфракчыгы булмаган каурыйсыман яфрак.
- Каурыйсыман аерчалы: яфракның өлешләре яфрак җәймәсенең ⅔ ярымкиңлегеннән күбрәк аерылган
- Каурыйсыман: ике рәт яфракчыклар
- Бөерсыман: бөер рәвешендә
- Аерчалы: кисемнәргә ия
- Ромбсыман: ромб рәвешендә
- Ураксыман: урак рәвешендә
- Йөрәксыман: яфрак йөрәк рәвешендә, чокырчык турысында сабакка берегә
- Уксыман: ук очын хәтерләтә, нигезендә калаклары киңәя
- Өчләтә каурыйсыман: һәр яфракчык өчкә бүленә
- Өчәрле: яфрак өч яфракчыкка бүленә
- Безсыман: без рәвешендә
- Калкансыман: йомры яфрак, астына сабак берегә.
Яфрак чите
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Яфрак чите еш кына үсемлек ыругының билгесе булып тора һәм төрләрне ачыкларга булыша:
- Бөтен читле — шома читле, тешсез
- Керфекле читле — чуклы кырыйлы
- Тешле читле — кәстәнәнеке кебек тешләр белән. Тешләр зур яки кечкенә булырга мөмкин.
- Йомры тешле читле — дулкынлы тешләр, бук агачындагы кебек.
- Вак тешле читле — кечкенә тешләр белән
- Калаклы читле — күпчелек имәннәрдәге кебек, уртага җитмәүче кисемнәр белән
- Пычкы читле — асимметрик тешләр белән яфрак өслегенә юнәлтелгән, челтәр кебек.
- Икеләтә пычкы читле — һәр тешнең кечерәк тешләре бар
- Вак пычкы читле — кечкенә, асимметрик тешләр белән
- Уемлы — тирән, дулкынлы кисемнәргә ия, кузгалакның күп төрләренә хас
- Чәнечкеле — эластик булмаган, үткен очларга ия, кайбер очлы яфрак һәм шайтан таяклары кебек.
Сеңерчәләнү
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Яфрак җәймәләре төрле юнәлештә үткәргеч бәйләмнәр белән кискәләнгән, аларны сеңерчәләр дип атыйлар. Сеңерчәләр туклыклы матдәләрнең эремәләрен үткәреп кенә калмыйлар, алар яфракка ныклык та бирәләр. Әгәр сеңерчәләр күпчелек берөлешлеләрдәге кебек (бодай, арыш, арпа, суган һәм башка кайбер үсемлекләрдә) бер-берсенә карата параллель урнашсалар, андый сеңерчәләнүне параллель сеңерчәләнү дип атыйлар.
Энҗе чәчәк (ландыш) һәм бүлмә гөле аспидистраның киңрәк яфраклары дугасыман сеңерчәләнгән, мондый сеңерчәләнү дә бер өлешле үсемлекләргә хас. Челтәрле сеңерчәләнү ике өлешле үсемлекләрнең яфраклары өчен характерлы, аларда сеңерчәләр, кагыйдә буларак, күп тапкырлар тармаклана һәм тоташ челтәр барлыкка китерә.
Ләкин чыгармалар да була: ике өлешле бака яфрагында дугасыман сеңерчәләнү, ә бер өлешле үсемлек — карга күзенең яфраклары челтәрсыман сеңерчәле.
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ Коровкин, Олег Алексеевич. . — 500 экз. — ISBN 978-5-406-04139-0. — DOI:10.15216/978-5-406-04139-0.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Лотова Л. И. .
- Коровкин О. А. . — ISBN 978-5-358-01214-1.
- Фёдоров Ал. А., Кирпичников М. Э., Артюшенко З. Т. .
- Daniela Vlad et al. Найден ген, превращающий простые листья в сложные // Элементы.ру. — 2014.
- Niklas, Karl J. Plant Biomechanics: An Engineering Approach to Plant Form and Function. — University of Chicago Press, 1992. — ISBN 978-0226586304.
- Roberts, Keith. Handbook of Plant Science. — Wiley-Interscience, 2007. — ISBN 978-0470057230.
- Словарь-справочник по флоре Татарии / Р. Г. Иванова. — Казань : Татар. кн. изд-во, 1988
- Пасечник В. В. Биология. Бактерияләр, гөмбәләр, үсемлекләр : Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек / В. В. Пасечник; Русчадан Р. 3. Закирова, Ф. Г. Иштирәкова тәрж,. — Казан : Мәгариф, 2009.
- Сонин Н. И. Биология. Тере организм: Татар урта гомуми белем мәкт. 6 нчы с-фы өчен д-лек/Русча 6 нчы басмадан Р. 3. Закирова тәрҗ.— Казан: Мәгариф, 2002.— 176 б.: рәс. б-н.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Лист, часть растения // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
(Тикшерелгән 10 декабрь 2008)
- Лист в Библейской энциклопедии архимандрита Никифора(Тикшерелгән 14 апрель 2011)
- Яфрак — Зур совет энциклопедиясеннән мәкалә. (Тикшерелгән 10 декабрь 2008)
- Листорасположение — статья из Большой советской энциклопедии.(Тикшерелгән 10 декабрь 2008)