Яфрак төшкән инде юлга (җыр)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яфрак төшкән инде юлга (җыр) latin yazuında])
Тышкы аудиофайллар
Аудиофайллар
Яфрак төшкән инде юлга - КФУ татар хоры
Яфрак төшкән инде юлга - Римма Ибраһимова, камера инструменталь ансамбль
Видеофайллар
Яфрак төшкән инде юлга - Guitarra Magia ансамбле

Яфрак төшкән инде юлга (1984) — Шамил Шәрифуллин тарафыннан Зөлфәт сүзләренә иҗат ителгән иң танылган җырларының берсе[1].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зөлфәтнең "Яфрак төшкән инде юлга" шигыре 1970 елда языла[2].

Шамил Шәрифуллин исемдәш җырын яза, ул 1984 елда Татарстан китап нәшриятында "Йөгерә чәчәчкләр" җыентыгында беренче тапкыр бастырыла[3], әмма цензура таләпләренә үтәмәве сәбәпле, сәхнәдә 6 елдан соң гына башкарыла[1]. Бу беренче башкарылу вакытында тыңлаучыларга бик тә таныш булганга, хәтта халык җыры буларак та күзаллана[1]. Иң танылган башкаручылары арасында Римма Ибраһимова һәм Гөлнара Морзиева.

Сүзләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

"Яфрак төшкән инде юлга" җыры
Яфрак төшкән инде юлга, яфрак төшкән…

Ашыккансың, син коточкыч ашыккансың,

Бер гомернең чиреген дә яшәмәстән

Ике гомер яшәгән күк талчыккансың.

Яфрак төшкән инде юлга, яфрак төшкән,

Тапталганнар инде юллар, юллар такыр.

Шул юллардан читкә чыгып, онытылып

Яратасың килә бугай соңгы тапкыр.

Син беләсең иң беренче күз яшьләрен,

Син беләсең иң беренче адашуны.

Иң беренче ялгышларны син беләсең,

Син беләсең, хәтерлисең алдашуны.

Тамасы нур тамган инде карашыңа,

Тиясе җил тигән инде яңагыңа.

Син көтәсең соңгыларын яфракларның,

Мин сискәнеп керфек ачтым яңа гына.

Яфрак яуган көзге юлга килеп кердем

Каерылып тыныч кына барган төштән.

Минем алга ялгыз каен ботагыннан

Соңгы яфрак, сары яфрак өзелеп төшкән.

Ноталар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Афәрин, Шамил әфәнде! (tt). tatar-inform.tatar (2008-04-28). 2020-07-22 тикшерелгән.
  2. Язлар назы калды күңелдә. "Мәйдан" журналы. 2020-07-22 тикшерелгән.
  3. Шәрифуллин, Шамил. Яфрак төшкән инде // Йөгерә чәчәкләр [Ноталар] : [җырлар]. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1984. — 24 б.