Яхъя бине Сәфәргали

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яхъя бине Сәфәргали latin yazuında])
Яхъя бине Сәфәргали
Туган телдә исем Яхъя бине Сәфәргали бине Арслан әл-Бәрәзәви
Туган 1758(1758)
РИ, Казан губернасы, Зөя провинциясе, Чар өязе, Олы Бәрәзә
Үлгән 1838(1838)
РИ, Казан губернасы, Казан өязе, Шекә
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
Һөнәре мәгърифәтче, шагыйрь
Тышкы рәсемнәр
Арча районы Шекә авылы зиратындагы кабер ташы фотосурәте.

Яхъя бине Сәфәргали, Яхъя бине Сәфәргали бине Арслан әл-Бәрәзәви (1758 ел, РИ, Казан губернасы, Зөя провинциясе, Чар өязе, Олы Бәрәзә1838 ел, РИ, Казан губернасы, Казан өязе, Шекә) — мәгърифәтче, XVIII гасырның соңгы чирегендә әдәбият мәйданына чыккан шагыйрь, фәлсәфәче, табиб-гипнозчы. Яхъя бине Сәфәргалинең исемен татар тарихына башлап Шиһабетдин Мәрҗани кайтарган. «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» китабында аның фәлсәфә галиме булуын расларлык мәгълүматлар язып калдырган.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1758 елда Казан губернасы Зөя провинциясе Чар өязе (хәзерге Татарстанның Әтнә районы) Олы Бәрәзә авылында игенче гаиләсендә туган. Туган ягы һәм Ырынбур төбәгендәге Каргалы мәдрәсәләрендә укыган. Казан губернасы Казан өязе (хәзерге Арча районы) Шекә авылында имам һәм хатыйб була. Шәехлек белән, шулай ук гипноз һәм табибчылык белән дә шөгыльләнгән.

Халык телендә «Яхъя ишан» исеме белән мәшһүр була. Исеме риваятьләргә уралып яшәгән. Бигрәк тә «ул җеннәр белән кайнаша, аларны буйсындыра ала» дигән, аның кулы белән язылган китапларның күп булуы, аларны җеннәр, кунаклар кулы белән күчерүе турында риваятьләр таралган була.

1838 елда Казан губернасы Казан өязе (хәзерге Арча районы) Шекә авылында вафат. Кабере, ташындагы язулары сакланган[1].

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яхъя хәзрәт татар һәм фарсы телләрендә касыйдәләр һәм тәхмисләр[2] язган. Шигырьләрендә Аллаһыны танырга, аңа зекер әйтергә өндәгән юллар бар. Педагогик эшчәнлегенең төп юнәлешләре: дин һәм мәгърифәт мәсьәләләре.

Яхъя бине Сәфәргали тарафыннан 1798 елда язылган бер китап Татарстан Фәннәр академиясе мирасханәсендә саклана. Анда «Васыятьнамә» исемле көйле әсәре урын алган[3]. Анда XVIII гасыр ахырында татар мәгърифәтчеләрен борчыган милли укыту системасын камилләштерү проблемалары яктыртыла.

Васыятьнамә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яхъя хәзрәт мәгарифне үз дәверенең иң мөһим мәсьәләсе итеп исәпли. Укымышлыларны, мөдәррисләрне мәгарифтәге торгынлык өчен, канәгатьлек белән яшәүләрен гаепли.

Мәгарифдер гыйлемдән асыл максат.
Мәгариф юк, голүм күбдер ничек сад.
Галимлекнең асыл максаты мәгариф,
Мәгариф юк икән, барлык фәннәр дә
Сад хәрефе кебек каты булырлар.

Хәрдәлидер безгә бәс гыйлем гыйрфан,
Дәхи сыйххәт ула әгмалу икән.
Тәм бирүчедер безгә гыйлем, белем,
Сәламәт ясаучыдыр гамәлне анык белү.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Шиһабетдин Мәрҗани. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. К.: ТКН, 1989. 294-296нчы битләр. ISBN 5-298-0009-6
  2. Фәхреддин Р. Яхъя бине Сәфәр бине Арслан // Асар. 1 т.— Казан: Рухият, 2006.— 150 б.
  3. Татар поэзиясе антологиясе. 2 китапта. 1нче китап. Казан: ТКН, 1992. ISBN 5-298-00565-9
  4. Арча төбәге тарихы (төзүчеләр Камил Гизаметдинов, Илшат Хәлиуллин). К.: ТКН, 1996, 128-131нче битләр. ISBN 5-298-00681-7

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Чулпан Хәйруллина. Шекәне Яхъя хәзрәт рухы саклый. «Ватаным Татарстан», 08.08.2013
  2. Тәхмис — берәр шигъри әсәрнең һәр ике юлына үзеннән яңа өч юл өстәп, биш юллы строфалар итеп язылган әсәр
  3. Васыятьнамә/ Татар педагогик фикере антологиясе. 2 томда. 1нче китап.(үле сылтама)