Яшелчәләр (уен)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яшелчәләр (уен) latin yazuında])
Яшелчәләр
Уенчылар саны
6дан күбрәк
Уйнау урыны
ишек алды, болыннар
Физик активлык
уртача

Яшелчәләр — татар балалар уены. Яз көне ишек алдында, болыннарда уйнала торган уен.

Уйнау тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балалар арасыннан «бакчачы», «яшелчә алучы» билгеләнеп куела. Балалар бер тирәгә җыелыбрак утыралар һәм бакчачы аларның колагына яшелчә исемнәре әйтеп чыга. Шул вакыт сатып алучы килеп ишек кага һәм ике арада шундый сөйләшү була:
— Тук-тук!
— Кем бар?
— Мин.
— Син кем?
— Кеше.
— Нигә килдең?
— Яшелчә алырга.
— Нинди?
— Шалкан (теләгәнен әйтә).

Әгәр нәниләр арасында «шалкан» булса, ул торып йөгерә һәм билгеләнгән урынны урап килә. Әгәр сатып алучы шул арада аны куып тота алмаса, «шалкан» үз урынына килеп утыра һәм аңа яңа исем кушылып уен дәвам итә. Әгәр бала тотылса, ул уеннан чыга. Уен «яшелчәләр» тотылып беткәнче дәвам итә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.