Яшел Үзән гербы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яшел Үзән гербы latin yazuında])
Яшел Үзән гербы
Нигезләнү датасы март 1998
Дәүләт  Россия

Яшел Үзән шәһәре гербы — Россия Федерациясе Яшел Үзән районы административ үзәге Яшел Үзән шәһәре гербы.

Яшел Үзән гербы 1998 елның мартында шәһәр һәм район хакимияте карары белән расланды.

Герб Россия Федерациясенең Дәүләт геральдия регистрына теркәү номеры астында 269 кертелгән.

Гербның тасвирламасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Көмеш пута белән бүленгән һәм шундый ук металл белән нәзек итеп төгәлләнгән сыек зәңгәр очлык өстендәге яшел җирлектә жезл урынына чүкеч куелган чорналган алтын кадуцей урнаштырылган көмеш җилкәнле алтын каек; кадуцейның барлык өлешләре нәзек итеп җете кызыл белән каймаланган».[1]

Герб тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1994 елда сувенир билгесендә Яшел Үзәннең беренче геральдик эмблемасы барлыкка килә. «Кара яшел очлы яшел калканда, әйләнә тирәсе алтын башак белән урытып алынган боҗра эчендә очып баручы акчарлак. Гербның буш урынын Татарстан Республикасы гербы».

Шулай ук ярымтәгәрмәч эчендә очучы акчарлак төшерелгән, калканның өске өлешендә яшел кырда башак, калканның аскы өлешендә ак һәм зәңгәр дулкыннар фонында тимер юл эмблемасы төшерелгән сувенир значоклар да чыгарылган. Түбәнге буйда «Яшел Үзән» сүзләре язылган булган.

Эмблема рәсми расланмаган

1998 елның мартында Яшел Үзән гербы расланган. Герб авторлары - Михаил Деркунский (Каменск-Шахтинский), Сергей Когогин (Яшел Үзән).

2006 елның 15 декабрендә Яшел Үзән муниципаль районы гербы раслана.


Район гербы булып 1998 елгы Яшел Үзән үрнәгендәге шәһәр гербы[2] алына. Ул Дәүләт геральдик регистрында 269 тәртип номеры белән теркәләгән.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яшел Үзән районы флагы

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]