Яшел Үзән медицина укуханәсе
Яшел Үзән медицина училищесы | |
---|---|
Нигезләү елы | 1963 |
Урын | ![]() ![]() |
Адрес | 422544 ТР Яшел Үзән, Гоголь ур., 5нче йорт. |
Сайт | http://medzel.ru/ |
Логотип | ![]() |
Яшел Үзән медицина училищесы, «Яшел Үзән медицина училищесы (техникум)» дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесе [1] (рус. Зеленодольское медицинское училище) — Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендә (1928 елдан шәһәр тибындагы бистә, 1932 елдан шәһәр) урнашкан махсус урта белем бирүче уку йорты.
Гамәлгә куючы — Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы.
Директор — Александр Федор улы Лазебный, ТР сәламәтлек саклау отличнигы.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1963 елның 18 июлендә ТАССР сәламәтлекне саклау министрлыгы фәрманы[2] белән Яшел Үзән шәһәре Чехов урамы 2а йорт адресы буенча урнашкан халык судының элекке бер катлы агач бинасында ачыла. Беренче директоры — Виктор Михаил улы Оловяннников. 4 төркемгә (тулы булмаган урта белем белән 2 төркем шәфкать туташлары, ун сыйныф белем белән 1 төркем фельдшерлар, 1 төркем акушеркалар) 120 укучы кабул ителә. 1965 елда уку йорты икенче (ике катлы агач) бинага, 1978 елда Яшел Үзән шәһәре Гоголь урамындагы хәзерге бинага күчерелә. 1982 елда студентлар өчен 5 катлы тулай торак төзелә.
Белгечлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Яшел Үзән медицина училищесы бюджет нигезендә түбәндәге белгечләрне әзерли:
- Шәфкать туташлары эше (шәфкать туташлары) (уку срогы 3 ел 10 ай).
- Дәвалау эше (фельдшерлар) (уку срогы 3 ел 10 ай)[3].
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Уку йортының рәсми сайты
- Уку йортының «Татарстан Республикасы электрон мәгарифе» порталындагы сәхифәсе 2021 елның 5 декабрь көнендә архивланган.
- Уку йортының Вконтактедагы төркеме
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Уку йортының ТР сәламәтлек саклау министрлыгы фәрманы 1707 20.12.2011 белән расланган уставы буенча рәсми исеме(үле сылтама)
- ↑ ТАССР сәламәтлекне саклау министрлыгы фәрманы № 370 18.07.1963
- ↑ Уку йортына 08.02.2012 бирелгән 3410нчы санлы лицензия буенча(үле сылтама)