Яшел Үзән районы флагы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яшел Үзән районы флагы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Яшел Үзән районы флагы
Сурәт
Нигезләнү датасы 2006
Дәүләт Flag of Russia.svg Россия
Юрисдикциягә карый Яшел Үзән районы

Россия Федерациясе Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы флагы — муниципаль берәмлекнең рәсми символы булып хезмәт итүче танып-белү-хокукый билгесе.

Флаг 2006 елның 15 декабрендә расланган һәм 2007 елның 20 февралендә, 2880[1] теркәү номеры белән, Русия Федерациясе Дәүләт геральдика регистрынареестрына 98 нче номер белән кертелде кертелгән. Флаг Татарстан Республикасы Дәүләт геральдика реестрына 98 нче номер белән кертелде.[2]

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яшел Үзән районы флагы, киңлегенә 2 гә 3 нисбәтендәге яшел турыпочмаклы тукымадан гыйбарәт. Ул аскы як буйлап дүрт полоса (өстән аска таба) - ак, зәңгәр һәм ак, зәңгәр тукымадан гыйбарәт, Өске полосада ак җилкәнле ладьяның еланнар белән әйләндереп алган сары сурәте төшерелгән.

Символиканың нигезләнүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Флаг район гербы нигезендә эшләнгән.

Төп фигура — ладья-символик рәвештә район икътисадының төп тармакларының берсе — суднолар төзелеше. Яшел Үзән шәһәрендә А.М.Горький исемендәге суднолар төзү заводы урнашкан. .

Парустагы чүкеч сурәте районның алдынгы сәнәгать предприятиеләренең берсе — « Серго заводы» җитештерү берләшмәсен символлаштыра.

Кадуцей (бу очракта еланнар белән уратып алынган чүкеч) уңышлы сәүдә символы булып тора.

Тукыманың яшел төсе район исемен күрсәтә. Моннан тыш, яшел төс-табигать, сәламәтлек, экология, тормыш үсеше символы.

Зәңгәр төс-Иделне символлаштыра, ул районның хуҗалык тормышында мөһим роль уйный.

Полосалар районны кисеп үтүче Мәскәү - Казан М7 федераль трассасын аллегорик рәвештә күрсәтә. Ак Төс (Көмеш) - чисталык, камиллек, тынычлык һәм иминлек символы.

Зәңгәр төс (лазурь) — намус, намуслылык, рухият символы.

Сары төс (алтын) - уңыш, байлык, тотрыклылык һәм хөрмәт символы.

Кызыл төс-хезмәт, көч, батырлык, матурлык символы.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. «Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы флагы турында " 15.12.2006 ел, № 121 Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Советы карары»
  2. Русия Федерациясе Президенты каршындагы Геральдика Советының 20.02.2007 елдагы 35д номерлы утырышы беркетмәсе

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]