Яшерен туп

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яшерен туп latin yazuında])
Яшерен туп
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
болын, киң урам
Физик активлык

Яшерен туп татар халык уены.

Уйнау тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу уен болында һәм киң урамнарда уйнала.

Уенда катнашучылар шобага әйтешләре ярдәмендә ике командага бүленәләр. Болын уртасына диаметры 5 6 метр булган түгәрәк сызалар һәм кайсы команда кая басарга тиешлеген хәл итү өчен шобага салалар. Аны «май сикертү» дип тә атыйлар. Ул болай эшләнә: бер такта кисәге табып, аның бер ягына төкерәләр дә югары чөеп җибәрәләр. Такта кисәге (йомычка) чыланган ягы белән өскә төшсә, «май» була, кире ягы белән төшсә — «коры» була. «Май» төшкән команда сызылган түгәрәкнең тышында калып, сызык аръягында әйләнеп йөри. Ә «коры» төшкән як түгәрәк эченә керә.

Тышта калган уенчылар бергә җыелып, эчтәгеләргә күрсәтмичә тупны берәрсенә бирәләр. Ул тупны куенына яшерә. Кемдә икәне беленмәсен өчен, тыштагыларның барсы да кулларын куеннарына тыгып йөриләр. Эчтәгеләр исә туптан сакланып, күзәтеп торалар. Түгәрәкнең тышында йөрүче туплы уенчы искәрмәстән генә эчтәгеләрнең берсенә ыргыта. Туп тигән кеше «үлә» һәм уеннан чыгарыла. Әгәр эчтә йөрүче кеше үзенә ыргытылган тупны очышта тотып ала алса, эчтәгеләр тышка чыга, тыштагылар эчкә керә.

Уен шул рәвешчә кабатлана-кабатлана эчтәгеләр «үлеп беткәнче» дәвам итә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]