Яшләү

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яшләү latin yazuında])
Яшләү
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Азнакай районы
Климат dfb — дымлы континенталь
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423320
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Яшляу

Яшләү (рус. Яшляу) ― Татарстан Республикасы Азнакай районында бетерелгән торак пункт, 1931-1996 елларда Азнакай районы Кәкре Елга авыл советына караган. Белешмә басмаларда 1986 елдан соң телгә алынмый[1]. Соңгы хуҗалык авылдан 1996 елда күченеп киткән.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ютазы тимер юл станциясеннән – 59 км, Чаллы пристаненнан 99 км ераклыкта урнашкан булган[1]. АзнакайЯр Чаллы асфальт юлының уң ягында, Ирекле авылының көньяк очыннан Азнакайга таба 2 км ераклыкта урнашкан, кырык-илле йорттан гыйбарәт авыл булган.

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Яшләү дәшә»

Урман исән, кырлар исән,
Авыл кая соң үзе?
Монда яшәп киткәннәргә
Ходаем, бирче түзем.
Кыендыр бит ду дөньяда
Туган авылсыз яшәү.
Ятим-ялпы зират белән
Ялгызы калган Яшләү.
Сөреп басу ясаганнар,
Актарып нигез ташын.
Ирексездән күпме кеше
Чит җирдә җыя ашын.
Үләннәре корыса да,
Исеме исән – Яшләү.
Аңарга да кыендыр бит
Япа-ялгызы яшәү.
Кемнәр генә тараткан соң,
Кемнәр соң биргән әмер?
Шатлык тулы урамнарны
Күрергә иде хәзер.
Кыендыр бит кемнәргәдер
Туган авылсыз яшәү.
Таралышкан балаларын
Үзенә дәшә Яшләү.
Илдус Гыйләҗев

1930 елдан – Тымытык районы Кәтем авыл советы, 1931 елдан – Азнакай районы Кәтем авыл советы, 1956 елдан – Азнакай районы Кәкре Елга авыл советы, 1963 елдан – Әлмәт районы Кәкре Елга авыл советы, 1963 елдан ― Азнакай районы Кәкре Елга авыл советы составында[1].

Халкы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны – 60 кеше (1930 ел, татарлар), 229 кеше (1939 ел, татарлар), 110 кеше (1956 ел, татарлар)[1].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылны 1922-1924 елларда Кәтемнән, Сукаештан, Әсәйдән күчеп утырган хуҗалыклар нигезләгән. Беренче төпләүнүчеләр әлеге җирләрне 1921 елда ук килеп күзәтеп, урын сайлап йөргәннәр. Иң беренче булып, Миңнехуҗа Җиһаншин, Миңнехуҗа Шәмсетдинов, бертуган Зәкәрия һәм Яхъя Зәйдуллиннар, бертуган Хөсәен һәм Хәернас Мәсәлимовлар, Гариф Сафиуллин, Камил Ситдыйков, Зәкәрия Латыйпов, Усман Латыйпов, Нури Хаҗиәхмәтов гаиләләре күчеп килгән. Як-ягы каен, нарат урманы, чәчәкле матур болыннар, яшеллек белән уратып алынганга, авылга «Яшләү» исеме бирелгән.

Авыл зурайган, 28 ихаталы кечкенә авылдан 50 ихатадан да ким булмаган эре хуҗалыкка әверелгән. Килеп урнашкан урын бик уңдырышлы җир булып чыккан. Баштарак, атлар җигеп, җирләрне эшкәртеп иген чәчсәләр, әкренләп техника да булдырганнар. Механизаторлар, шоферлар булып Солтангир Гыйззәтуллин, Зәкәрия Латыйпов, Усман Латыйпов, Миргали Сабиров һ. б. эшләгән. Басуларындагы икмәкне сугарга Кәкре Елга МТСыннан комбайннар килгән. Кырчылык, терлекчелек белән бергә төзелеш эше дә алып барылган. Терлекчелек (ат, эре мөгезле терлек, сарык) фермалары, амбарлар, янгын саклыгы бинасы, кибет, зур алты почмаклы бина күтәреп, башлангыч мәктәп, медпункт, клуб төзелгән. Йортлар урамның ике ягына тигез итеп утырган. Һәр йортның җиләк-җимеш һәм яшелчә бакчасы булган. Ямь-яшел чирәмле киң авыл урамында сиртмәле коелар, соңрак су колонкалары казылган. Азнакай ― Чаллы юлына терәлеп диярлек, зур күл булган.

1931 елның яз айларында күмәкләштерү тормышка ашырыла. Әлеге күмәк хуҗалык ун ел эчендә ныклап аякка баса. 1937 елда ашлык аеруча уңган. Күмәк хуҗалык рәисе булып Хөсәен Мәсәлимов, хисапчы булып Таҗимөхәммәт Хаҗиәхмәтов, терлекчелек бригадиры булып Мулланур Әхмәдишин, агроном-оештыручы булып Камил Ситдыйков эшләгән. Фермада 4 төркем эре терлек, һәр төркемдә 50шәр баш мал булган. Мәктәптә Нәкыя Хәкимова, Наилә, Фатыйма, Тәнзилә исемле хатын-кызлар укыткан. 5нче класска балалар, ун чакрымны җәяүләп, Кәкре Елгада 1934 елда ачылган җидееллык мәктәпкә йөргән, анда Ирекледән, Кәтемнән, Илбәк, Мәсгут авылларыннан балалар йөреп укыган[2], кыш көне шул авылда тулай торакта (интернатта) торып укыганнар. Медпунктта шәфкать туташы булып Нәкыя исемле хатын-кыз эшләгән.

Бөек Ватан сугышына 1941 елның 23 июнендә үк берничә кешене алганнар. Авыл кызларын Ярославль урманнарына торф эшенә алып киткәннәр.

Таркалу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1955-1959 елларда кече («неперспективный») авылларны бетерү сәясәте башлана. Куәтле Елга, Үрнәк, Якты Юл, Яшләү авылларын «Марс» колхозына (үзәге Кәкре Елга авылында) кушу авылны тәмам юкка чыгуга китерә[2]. Иң башта мәктәпне, кибетне ябалар, малларны Кәкре Елга авылына күчереп, фермаларны бетерәләр. Су бирә торган насосны өзәләр. 1968 елда авыл таркала башлый. Җимерелгән ферма торакларын 1994 елда Азнакай ПМК-4 конторасынннан килеп, чокыр казып күмәләр. Иң соңгы булып 1996 елда Расиха Зәйдуллина (ире Нәгыймулла сугышта һәлак булган, бер кыз, бер инвалид ул үстергән) Кәкре Елгага күчә. Авыл зираты сакланган, анда язын-көзен авылдашлар өмәләр оештырып тора.

Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яшләүдә Нәфис Миңнегәрәй улы Гәрәйшин (1950 елгы), шагыйрь, Азнакай районынынң «Маяк» газетасының бүлек мөдире, газета каршындагы «Гөлстан» әдәби берләшмәсе җитәкчесе туган[3].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Яшләү. Татарика онлайн энциклопедиясе
  2. 2,0 2,1 Кәкре Елга. Татарика онлайн энциклопедиясе
  3. Азнакайның "Гөлстанчылары" 55 еллыгын каршылый(үле сылтама)

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Дамира Зәкәрия кызы Усманова (Латыйпова). Яшләү // Азнакай. Хәтер түрендәге авыллар (җыентык; авторлар коллективы, төзүче М. М. Гарипов). К.: Идел-Пресс, 2016, 148-157нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]