Яшь юксыл

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яшь юксыл latin yazuında])
Яшь юксыл
Формат

иҗтимагый-сәяси


Нигезләнгән

1923

Тел

татар телендә

Публикацияләр туктату

1941

Төп офис

Башкортстан АССР, Уфа

Яшь юксыл (рус. Юный пролетарий)– Башкортстан АССР ВЛКСМ өлкә комитеты бюросы карары белән чыга башлаган гәзит. Беренче саны 1923 елның 12 гыйнварында чыккан. Бүген Башкортстанда дөнья күргән өч дәүләт яшьләр гәзитләре дә үзләренең чишмә башы дип саный.

“Яшь юксыл” гарәп алфавиты нигезендә татар телендә басылды. Гәзит А2 форматлы ике биттән торган. Клишесын эшләгәндә линолеум кулланулары билгеле. “Яшь юксыл”ның тиражы 1000 данә чамасы тәшкил иткән, гәзит атнасына бер тапкыр (кайчан сирәгрәк) дөнья күргән. Ул чорда гәзит-журнал тарату хезмәте булмаган әле, редакция хезмәткәрләре гәзитне почтага үзләре барып, адресатларга салып җибәргәннәр. Басманы тарату эшендә комсомоллар, студентлар, эшчеләр катнашкан.

Басманың акчасы бик аз булганлыктан, гонорар түләү булмаган. Гәзитнең редколлегиясенә Гобәй Кушаев һәм Давыт Юлтый кергәнлеге мәгълүм.

Редакциядә дин һәм коммунизм, әдәбият, фән һәм техника, авыл хуҗалыгы һ.б. бүлекләр булдырыла.

Соңрак яшьләр басмалары башкорт һәм рус телләрендә дә чыга башлый. Бөек Ватан сугышы башлану сәбәпле, 1941 елның 5 июленнән татарча «Яшь коммунар», 21 августыннан башкортча яшьләр гәзитләрен бастыру тукталып кала. Редакторлар һәм журналистлар сугышка алына. Аннан соң кабаттан тергезү эшләре озаккарак сузыла. 1951 елда “Ленинец”, аның башкортча тәрҗемәсе “Ленинсы” дөнья күрә башлый. Анысы 1990 елда “Йәшлек” исеме белән басыла башлый һәм башкорт милләтчелеге рупорына әверелә. 1996 елда “Ленинец” та үз исемен “Молодежная газета”га үзгәртә. 1991 елда аларга Өмет кушыла.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]