Яңавыл районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Яңавыл районы
рус. Янаульский район
баш. Яңауыл районы
Герб
Coat of Arms of Yanaul rayon (Bashkortostan).png
Байрак
Flag of Yanaul rayon (Bashkortostan).png
Ил

Русия

Статус

Район

Республика

Башкортстан

Административ үзәк

Яңавыл

Нигезләү датасы

1930

Район башлыгы

Вазигатов Илшат Әгъзам улы[1][2]

Халык саны (2010)

48 905 кеше

Мәйдан

2 176 км²

Яңавыл районы харитада

Автомобиль номерлар коды

02, 102

http://www.yanaul.ru/

Яңавыл районы (баш. Яңауыл районы, рус. Янаульский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәгеЯңавыл шәһәре.

1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән барлыкка килә. Үзәге итеп Кызыл Октябрь бистәсе тәгаенләнә. 1938 елдан — Яңавыл бистәсе. 1933-34 елларда локомотив депосы, электр станциясе, кирпеч заводы һәм башка мөһим объектлар төзелә.

1946 елда Яңавыл ГЭСы төзелә, авылларга электр кертелә. Кыска вакыт эчендә авыл хуҗалыгы аякка бастырыла. 60-80нче елларда яңа мәктәпләр, балалар бакчалары, дәваханәләр, ферма­лар төзелә, юлларга асфальт җәелә. Район сәнәгате үсешенә “Краснохолм­нефть” идарәсе, урман хуҗалыгы, май-сыр комбинаты, консерва, кирпеч заводлары зур өлеш кертә. 1964 елда район җирендә нефть табыла.

Район 103 торак урынын берләштерә, алар 18 авыл советына һәм 1 шәһәр советына буйсына.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яңавыл муниципаль районы Башкортстанның төньяк-көнбатышында чыгынкы бер җирендә урнашкан. Ул Пермь крае һәм Удмуртия белән чиктәш.

Яңавыл районы җиреннән Бүә елгасы ага. Аның өстенә Карман ГЭСе урнаштырылган. Районның 23,2% җире урман белән капланган.

Файдалы казылмалардан нефть бар: Игрово, Вояды, Чытырман, Байсар һәм Львов ятмалары. Шулай ук кирпеч сугу өчен чимал (Буй, Яңавыл карьерлары), ком-таш катнашмасы (Әтлегәч).

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны – 48905 кеше (2010). Халыкның күпчелеге Яңавылда яши. Районда татарлар һәм татар телле башкорт, шулай ук арлар (2002 ел сан алуы буенча – 6821 кеше), урыслар (5822), чирмешләр (3426) яши.

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1939[3] 1959[4] 1970[5] 1979[6] 1989[7] 2002[8] 2010[9] 2017[10]
66 200 63 994 64 266 54 204 49 838 22 861 21 210 44 911,1

Район җирендә туган танылган кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Язучылар:

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яңавыл районында сәнәгате дә, авыл хуҗалыгы да алга киткән.

Нефть ятмаларын Башнефтенең бүлеге НГДУ «Краснохолмскнефть» файдалана. 2009 елда 0,9 млн тонна “кара алтын” чыгарылган. Бар 21 күмәк хуҗалык, 3 совхоз, 1 балыкчылык хуҗалыгы. 72 фермер хуҗалыгы бар. Шәхси хуҗалыкларда җылытмаларда яшелчәләр үстерәләр. Шәхси хуҗалыклар 65% авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерә. 2009 елда 98% бәрәңге, 78% яшелчә, 77% кош һәм терлек ите, 78% сөт савылган, 75% бал.[11]

Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яңавыл – Горький тимер юлының әһәмиятле станциясе.

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Районда 2006-07 уку елында башкорт теле һәм әдәбиятын — 5792 бала, татар теле һәм әдәбиятын — 824, ар телен — 519, чирмеш теле һәм әдәбиятын 250 бала өйрәнә.[12]

Матбугат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Район газетасы «Октябрь юлы» (хәзер “Яңавыл таңнары”) 1931 елдан чыга. 1939 елда урысча чыга торган «Путь Октября» (хәзер “Янаульские зори”) барлыкка килә. 1955 елдан “Яңавыл таңнары” дубляжга калдырылган.

Айга 1 тапкыр башк. “Йыйын” кушымта - гәҗите (300 данә) чыга[13].

1993 елда барлыкка килгән Яңавыл телевидениесе урыс һәм башкорт телләрендә эфирга чыга.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]