Эчтәлеккә күчү

Яңакош

55°22′21″ с. ш. 56°02′40″ в. д.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яңакош latin yazuında])
Яңакош
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Урьядинский сельсовет[d]
Халык саны 410 (2010)[1],
451 (2002)[2],
417 (2009)[2]
Почта индексы 452357
Карта

Яңакош, яки ЯңагышБашкортстанның Мишкә районында урнашкан татар авылы.

Почта индексы — 452357, ОКАТО коды — 80243870005.

Тарихи мәгълүмат

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Яңагыш авылына Бөре өязенең Каршан волостенда, 1688 елның 10 мартында Акбирде Бикбулатов нигез сала. 1906 елда Яңагышта 2169 кеше яшәгән, 2 мәчет, 5 сәүдә ноктасы булган. Чәчүлекләр аз булганлыктан, күп гаиләләр 1922 елда Хәбибулла һәм Сәгъдәтулла Бикбулатовлар җитәкчелегендә яңа җиргә күчеп утырырга карар иткән. Бикбулатовлар, Заһитовлар, Мөкътәсип Җәми­левның гаиләләре Уфа кантонының Удельно-Дуваней волосте биләмәсендә Булат авылына нигез сала. [3]

Халык саны
2002[2]2009[2]2010[1]
451417410

Танылган шәхесләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]