«Яңарыш» (Ижау)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/«Яңарыш» (Ижау) latin yazuında])
(Яңарыш (Ижау) битеннән юнәлтелде)
Яңарыш
Формат

иҗтимагый-сәяси


Гамәлгә куючы

Удмуртия Республикасының матбугат һәм мәгълүмат министрлыгы

Мөхәрир

Рәмзия Габбасова

Нигезләнгән

1991

Тел

татар

Төп офис

426011 Ижау шәһ., Пастухов ур., 13, "Яңарыш" газетасы редакциясе. (3412) 51-09-98. Факс: (3412) 78-35-43. E-mail: yanarysh@idz.ru

Тиражы

4800


Веб-сайт: http://www.yanarysh.ru

ЯңарышУдмуртия республикасының татарча газетасы. Атнага 1 тапкыр 16 биттә дөнья күрә.

Газетаның беренче саны 1991 елның 4 мартында нәшрияттан чыга. Басылу сыйфатының түбән булуына карамастан, бу гаять зур вакыйга була. Шул ук көнне тиражның бер өлешен татарлар күмәк яшәгән авылларга, районнарга юллыйлар, калганы Удмуртия татарларының беренче Корылтаенда катнашучыларга таратыла. Корылтайда «Яңарыш» газетасының мөхәррире итеп Фарсил Махиянов сайлана.

1992 елда якындагы Әгерҗе районы типографиясендә нәшер ителә.

Газета үз тирәсенә Удмуртиянең татар телендә язучыларны туплый. Газета каршында Риза Шәфи исемендәге әдәби иҗат берләшмәсе эшли. Җитәкчесе — шагыйрь Ринат Баттал. Берләшмә эшчәнлегендә Удмуртия җирлегендә һәм Әгерҗе төбәгендә яшәп иҗат итүче 25 каләм остасы катнаша. Соңгы 11 ел эчендә аларның 44 китабы Ижау, Казан, Чаллы типографияләрендә басылып чыкты.

Газета битләрендә милли мәктәпләр, балалар бакчалары ачу мәсьәләсе кузгатыла. Яңарыш гәзите – 4 тапкыр «Бәллүр каләм» бүләге иясе. Редакция каршында Ижаудагы ТНВ корреспондент ноктасы эшләп килде.

Газетаның үсүенә баш мөхәрирләр Закуан Нуретдин, Ирек Шәрипов зур өлеш керттеләр.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]