Эчтәлеккә күчү

Яңа Байсар

55°27′40″ т. к. 53°50′56″ кч. о.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яңа Байсар latin yazuında])
Яңа Байсар
Дәүләт  Россия империясе
 РСФСР[d]
 Россия
Административ-территориаль берәмлек Иске Байсар авыл җирлеге[1]
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы Сөн
Почта индексы 423745
Карта

Яңа БайсарТатарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл.

Яңа Байсар Татарстанның башкаласы Казаннан көньяк-көнчыгышка таба 300 чакрым, ә район үзәге Актаныштан көньяк-көнбатышка таба 32 чакрым ераклыкта урнашкан[2].

Яңа Байсар — Байсар волосының Сөн елгасы буенда урнашкан 57 йорттан торган 202 асаба башкорт авылы[3]. Асабаларның 1 496 дисәтинә җире була. Һәр йортка 4,4 дисәтинә җир туры килгән гөмуми чәчүлек мәйданы 248 дисәтинә тәшкил итә. Арыш һәм солы 215 дисәтинә мәйданда чәчелә. Ул вакытта асабаларга бодай һәм бәрәңге таныш булмый. Авыл халкы милкенә 715 баш терлек исәпләнә. 5 хуҗалыкта 33 умарта була[3]. Яңа авылда мәчет бар исәпкә алына.

Россия империясе законнарына ярашлы, 1-4 ревизия сказкаларында башкортлар исәпкә алынмый, арытабан үз теләкләренә ярашлы гына исәпкә алына (5нче ревизиядә өлешчә исәпкә алына). 1795 елдан башлап гомуми исәпкә керәләр[4][5][6][7][8][9][10]. 1905 елда Иске Байсар авыл җирлегеннән 1 чакрымда булган Яңа Байсар авылында 86 йортта 227 кеше яши. 1912 елда яңа авылда 57 йортта 292 асаба башкорт теркәлә[3].


2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 111 кеше яши[11], шул исәптән: татарлар — 98.20%, башка халыклар — 1.80%[11].

Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!

туу Исем әлма-матер һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны
1928-06-12 Нур Гыйззәтуллин Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты 12 нче мәктәп Казан
Автоматик рәвештә яңартылучы исемлек азагы.
Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.5 °C -11.2 °C -6 °C 3.9 °C 13.1 °C 18.7 °C 20.4 °C 17.6 °C 11.9 °C 4 °C -5.3 °C -10.8 °C 3.7 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[12]. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.[13]

  1. ОКТМО
  2. Implementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com 2018 елның 14 август көнендә архивланган.
  3. 1 2 3 Ә. З. Әсфәндиәров. Аулы мензелинских башкир. — Уфа: Китап, 2009. — С. 286-293. — 600 с. ISBN 978-5-295-04952-1.
  4. Полное собрание законов Российской империи Том 5. №3287
  5. Полное собрание законов Российской империи Том 10 №7798
  6. Полное собрание законов Российской империи Том 10 №7977
  7. Полное собрание законов Российской империи Том 11 №8835
  8. Полное собрание законов Российской империи Том 11 №8836
  9. Полное собрание законов Российской империи Том 21 №15278
  10. Полное собрание законов Российской империи Том 23 №17221
  11. 1 2 Дәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы.
  12. World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
  13. NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.