Эчтәлеккә күчү

Яңа Борнак

56°35′50″ с. ш. 51°17′49″ в. д.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яңа Борнак latin yazuında])
Яңа Борнак
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Муркозь-Омгы авыл җирлеге[d][1]
Халык саны 89 (2015)[2]
Почта индексы 427726
Карта

Яңа Борнак — Удмурт Республикасы Кизнер районында урнашкан татар авылы.

Удмуртиянең көньяк-көнбатыш өлешендә район үзәге Кизнердан турыдан-туры төньяк-көнчыгыш якка якынча 35 км ераклыкта урнашкан.

Татар авылына 1935 елда[3] Татарстанның Балтач районы Борнак авылыннан күчеп килгән кешеләр нигез сала. Авылда Тельман исемендәге колхоз эшләгән, соңрак колхозлар зурайтылганнан соң Муркозь-Омга колхозының җитештерү бүлеге була[4]. 2021 елга кадәр Муркозь-Омгы авыл җирлеге составына кергән.

Элек борнаклылар кап, лента сугып көн күргәннәр. Бу эш бик тузанлы, пычрак булганга, аның өчен тагын бер йорт салганнар. Бүгенге көндә авылда лента сукмыйлар. Ләкин элеккечә һәр хуҗалыкта ике йорт сакланган. Хәзер аның берсе җәйге ашханә ролен үти.[3]

2002 елда даими халык саны 136 кеше тәшкил итә (татарлар 98 %)[5], 2012 елда 99 кеше[6].

2021 елга 30лап хуҗалыкта 60ка якын кеше яши.[3]


Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!

Автоматик рәвештә яңартылучы исемлек азагы.


Ир-атлар урманда хезмәт куя, калган халык авыл советы үзәгенә йөреп эшли. Алты кеше Муркузь-Омга мәктәбенә барып эшли. Анда эшкә күбрәк татарларны алалар.[3]

Авылда медпункт, кибет бар.[3] Элек башлангыч мәктәп, клуб эшләгән, фәннәр татар телендә укытылган. Авылда бүгенге көндә бер бала да юк. Мәктәп тә, клуб та ябылганнар. Авыл газлаштырылмаган[3]