Яңа Бүләк (Тукай районы)
Яңа Бүләк | |
Дәүләт |
![]() |
---|---|
Нәрсәнең башкаласы | Яна-Булякское сельское поселение[d][1] |
Административ-территориаль берәмлек | Яна-Булякское сельское поселение[d][1] |
Почта индексы | 423875 |
Яңа Бүләк — Татарстан Республикасының Тукай районындагы авыл.
Тарихы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Яңа Бүләк авылы борынгы түгел. Аңа нибары ХХ гасырда гына нигез салына. Төгәлрәк әйтсәк, Яңа Бүләк авылына 1927 елда Таулык авылыннан 24, Бисте Башы авылыннан 16 хуҗалык килеп урнаша. Яңа Бүләк авылында беренче булып төпләнүчеләр: Сагытдинов Г., Зәйнуллин Г., Шакиров Г., Гайсин Ә., Гайсин Х. Алар урманнарны төпләп, иген игәргә җирләр әзерлиләр, йортлар төзиләр. 1928 нче елның 28 апрелендә Чаллы кантоныннан Зәки Госманов дигән берәү колхоз оештыруда “крестьяннарга ярдәмгә” килә. Беренчеләрдән булып колхозга 5 хуҗалык керә. Аңа “Өмет” дигән исем бирәләр.
Халкы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1949 ел | 245 кеше |
1958 | 237 |
1970 | 287 |
1979 | 234 |
1989 | 283 |
2002 | 298 |
2010 | 309 |
Авылда татарлар яши.
Күренекле кешеләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Илһам Шакиров - татар җырчысы.
- Равил Таҗиев (1953), Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы (2013).
Климат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Тәүлек буена һаваның уртача температурасы | ||||||||||||
Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
-11.2 °C | -11.1 °C | -5.8 °C | 4.3 °C | 13.3 °C | 18.6 °C | 20.4 °C | 17.6 °C | 12 °C | 4.2 °C | -5.1 °C | -10.5 °C | 3.9 °C |
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 3.9 °C.[3]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.